Якты юл
  • Рус Тат
  • Утыргычта йөртү һәркайда мәҗбүри

    16 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дән 8гә кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.

    Әлеге чара бу юлы Борды авылының Үзәк урамында үтә. Инспекторлар балаларны автомобильдә алып баруның үтәлешен, махсус утыргычларның булуын тикшерәчәк. Авыл эче генә дип җиңел карарга ярамый, кагыйдә дә кайда да бер, дип кисәтәләр алар. Исегезгә төшерәбез, кагыйдәне бозган өчен 1500 сум административ штраф каралган. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: