11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Йонлы җимеш
Салкын тидермәс һәм грипптан интекмәс өчен киви ашагыз. Нервлар какшаганда, эчәклек эшчәнлеге нормада булмаганда да киви ярдәм итәр.
-
Авыл гына димәссең, Түбән Суыксуда шәһәрчә яшиләр
Түбән Суыксу мәктәбе укучылары Алмаз Габдрахманов, Наил Борһанов, Айзат Шәрипов, Алмаз Исхаков һәр кич саен диярлек әле күптән түгел генә куллануга тапшырылган ял паркындагы спорт мәйданчыгына футбол уйнарга килә. Йөгереп-куышып битләре алсуланган үсмерләр өйләренә караңгы төшкәч кенә кайта. Без килгәндә биредә физкультура дәресе бара иде. Укучы кызлар һәм егетләр авыл...
-
Яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү – мөһим бурычыбыз
2 сентябрьдә Россиядә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле тарихи вакыйганың хокукый нигезе - 1945 елның сентябрендә Американың «Миссури» линкоры бортында Япониянең капитуляция ясавы турындагы актка кул куйган көн.
-
Быелгы ярминкәләрдә азык-төлек бәяләре нинди?
Үткән атна шимбәсендә Чаллыда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Бу атнаның сишәмбе көнендә исә ТР Министрлар Кабинетында ярминкәләргә багышланган видеоконференция үтте. Анда сүз ярминкәләрдә сатылучы азык-төлек бәяләренә кагылды. Быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чаллыда авыл халкы, фермерлар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәр халкына...
-
«Кама» агрофирмасы кырларында шикәр чөгендере мулдан. Биредә гектарыннан 390 центнер татлы тамыр алалар
Әле кайчан гына чәчүлекләрне карап йөргән чакта, район башлыгы «Кама» агрофирмасының матур булып үскән шикәр чөгендере басуларына карап соклануын әйткән иде. Инде менә, язы, җәе җәһәт кенә узып, көз дә килеп җитте. - Башка еллар белән чагыштырганда, быел шикәр чөгендерен алуга иртәрәк тотындык. Унтугызынчы августта эшне башлап җибәрдек, - дип...
-
Мин сайлауга ни өчен барам?
Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле күпфункцияле үзәге директоры: 13 сентябрь - Татарстан Республикасының киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе. Татарстан Президенты булып кем сайланыр, авыл җирлекләрендә кемнәр депутат булыр - болар барысы да безнең тавыш бирүдән тора. Яшь буын вәкиле, авыл активисты буларак шуны әйтә алам, соңгы елларда...
-
Законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы тукайлыларны кабул итә
15 сентябрь көнне 16.00дән 18.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Яр Чаллы ш., ГЭС бистәсе, 8/4 йорт) Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Ратмир Шәйдуллин тукайлыларны кабул итә. Райондашлар аңа торак-коммуналь хуҗалыгына, коррупциягә, хезмәт, пенсия, торак, ветераннарга кагылышлы һәм башка шундый законнарның үтәлеше буенча сорауларын бирә...