Авыл гына димәссең, Түбән Суыксуда шәһәрчә яшиләр
Түбән Суыксу мәктәбе укучылары Алмаз Габдрахманов, Наил Борһанов, Айзат Шәрипов, Алмаз Исхаков һәр кич саен диярлек әле күптән түгел генә куллануга тапшырылган ял паркындагы спорт мәйданчыгына футбол уйнарга килә. Йөгереп-куышып битләре алсуланган үсмерләр өйләренә караңгы төшкәч кенә кайта. Без килгәндә биредә физкультура дәресе бара иде. Укучы кызлар һәм егетләр авыл...
Көндез биредә мәктәп укучылары шөгыльләнсә, кич белән авыл яшьләре дә килә, егермеләп кеше җыела икән. Үзем дә сизмәстән:
- Өлкәннәр сезне кыерсытмыймы соң? - дип, сорап куям эреле-ваклы мәктәп укучыларыннан.
- Юк, - диләр алар шунда ук. - Безне үзләренә ияртәләр, бер тиңдә уйныйбыз. Ял паркы бик әйбәт булды, мондый мини-футбол кыры авыл җирендә күргән әйбер түгел, бирегә спорт инвентаре дә урнаштырсалар тагын да яхшы булыр иде.
Электән үк беләм: Түбән Суыксуда спортны бик яраталар. Хоккей, футбол уйныйлар, көрәш белән дә яхшы гына шөгыльләнеп килделәр. Минем фикерне җөпләгәндәй физкультура укытучысы Наис Фәйзуллин да:
- Кызларыбыз да футболны шәп уйный безнең, хәтта егетләрне дә җиңгәннәре бар, - дип куя.
Уйнамас җиреңнән уйнарсың, шартлары нинди бит. Биредә ясалма үлән җәелгән, мәйданчык, туп читкә очып чыкмаслык итеп биек тимер койма белән әйләндереп алынган. Яктырткычлар куелган, теләгән кеше эштән соң, көннең караңгы вакытында да уйный ала. Ял паркына керә торган юл, сукмакларга матур ташлар түшәлгән. Түбәсен ябып, ял итү урыны - беседка ясаганнар. Хәтта «Италиялеләрнең Россиядәге маҗаралары» кинофильмындагы кебек арыслан скульптураларына кадәр урнаштырганнар. «Ышанып бетәрлек тә түгел, әле кайчан гына биредә җимерек бина иде. Анда бомжлар җыелып ята иде», - дип искә ала авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов. Агачлар үсеп, ташландык хәлгә килгән бу урынны чистартуга гына да бик күп көч түгелгән.
- Республикада эшләп килүче ял паркларын төзекләндерү программасы буенча безнең районга да акча бүленү ихтималы булуы турында ишетүгә, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем һәм биредә хуплау таптык, - ди җирлек башлыгы Наис Миргасимович. Шул рәвешле Түбән Суыксудагы ял паркын төзүгә республика бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелә. Шуның тиенен дә әрәм итмичә эшкә җиккәннәр.
Быел биредәге мәдәният йорты да төзекләндерелде, 29 август көнне Республика көне уңаеннан шунда узган чарага килгәч, аны танымый тордым. Авыл җыеннарына килгәндә шыксызлыгы, салкынлыгы белән күңелне кайтарып калдырган бинага ямь иңгән, яктырып киткән. Мәдәният учагын ремонтлауга 4,5 миллион сум, Түбән Суыксу балалар бакчасын төзекләндерүгә республикадан президент программасы буенча 3,5 миллион сум бүленгән. Гидравлик корылмалар, ягъни буаларны ныгытуга 2,7 миллион бирелгән. Авыл җирлеге буенча тагын нинди эшләр эшләнде, дигән соравыма Наис Миргасимович санап китте:
- Югары Суыксу клубының түбәсен яптык, шунда ук үзәк урамга юл салдык, ике авылда сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлләр яңартылды, өлешчә су челтәрләрен алмаштырабыз, - диеп эшләнгән һәм эшләргә ниятләгәннәре турында санап китте. Алар шактый күп булып чыкты. Җирлеккә кергән һәр авылда нинди дә булса төзекләндерү эшләре башкарыла. Аларны республикада эшләп килүче программалар, өлешчә үз хисапларына, химаячеләр ярдәме белән дә башкаралар. Бик хуп, киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Түбән Суыксу җирлегендәге авыллар шәһәргә бик якын, монда җир алучылар, йорт салучылар күп. Халык саны да ишәя бара. Димәк, юллары, мәдәният учаклары, ял парклары да әле бик кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев