Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Йонлы җимеш

Салкын тидермәс һәм грипптан интекмәс өчен киви ашагыз. Нервлар какшаганда, эчәклек эшчәнлеге нормада булмаганда да киви ярдәм итәр.

Кивины башкача «кытай крыжовнигы» дип тә йөртәләр. Ул бик тиз арада популярлашты. Кивиның иң төп үзлеге - анда С витамины бик күп. Белгәнегезчә, әлеге витамин безгә инфекцияләр, зарарлы вируслар белән көрәшергә һәм иммунитетны күтәрергә ярдәм итә. Димәк, кыш - нәкъ менә киви ашар чак.

Моннан тыш әлеге җимештә йөрәк авыруларын, гипертонияне кисәтүче, матдәләр алмашын нормага салучы һәм нерв системасын ныгытучы магний да күп. Кивины һәрдаим ашаган очракта организм шлаклардан, артык холестериннан арына, эчәклек эшчәнлеге яхшыра. Җимеш бөердәге ташларга каршы көрәшә, гемоглобинны күтәрә. Шешкә каршы көрәшү үзлегенә ия «кытай крыжовнигы» табында һәрвакыт булса, яман шеш артка чигенә. Киви нерв киеренкелегеннән коткара һәм шәп кәеф бүләк итә.

Диета тотучылар өчен дә киви бер дигән җимеш. Ул тамак ачуны да баса, артык калорияне дә яндыра.

Киви ашауның бер кагыйдәсен истә тотыгыз: аны чистарту яки кисү белән үк ашарга кирәк. Юкса С витамины һава тәэсирендә бик тиз таркалып бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев