Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин сайлауга ни өчен барам?

Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле күпфункцияле үзәге директоры: 13 сентябрь - Татарстан Республикасының киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе. Татарстан Президенты булып кем сайланыр, авыл җирлекләрендә кемнәр депутат булыр - болар барысы да безнең тавыш бирүдән тора. Яшь буын вәкиле, авыл активисты буларак шуны әйтә алам, соңгы елларда...

Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле күпфункцияле үзәге директоры:

13 сентябрь - Татарстан Республикасының киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе. Татарстан Президенты булып кем сайланыр, авыл җирлекләрендә кемнәр депутат булыр - болар барысы да безнең тавыш бирүдән тора. Яшь буын вәкиле, авыл активисты буларак шуны әйтә алам, соңгы елларда республикада яшьләр белән эш активлашты. Район күләмендә дә, республикада да нинди генә форумнар, семинарлар үткәрелми. Мондый чараларда үземә дә еш катнашырга туры килә. Алар сәясәтне ныграк аңларга мөмкинлек бирә. Бүген республикада яшь буынга үсәргә, үзен күрсәтергә мөмкинлекләр зур.

Тормышыбызның шулай дәвам итүен телим, үз фикеремне сайлауга барып белдерәчәкмен. Яшьләр сайлауга барып, лаеклы кандидат өчен үз тавышыңны бирүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы аңлый. Бу мөһим сәяси вакыйгадан аларның берсе дә читтә калмас дип ышанам.

Җәүдәт Харрасов, районның имам-мөхтәсибе:

Мин кешеләрне ислам кануннары буенча тәрбияләү өлкәсендә эшлим. Шөкер, дистәләгән еллар буе көткән дин иреге бирелде, районыбызда төрле милләт, төрле дин кешеләре үзара аңлашып, матур, тату яши. Республикабызда халык дус, бердәм. Ә халыклар дуслыгы - үзе бер зур хәзинә. Туган җиремдә тынычлык хөкем сөрсен, гаиләм, илем тыныч күк астында яшәсен дип сайлауга барам. Төрле дин вәкилләренә карата хөрмәт булу минем өчен бик мөһим һәм республикабызда ул бар.

Елена Маслова, Борды урта мәктәбе укытучысы:

Беренчедән, узачак сайлаулар кешенең гражданлык позициясен, үз илендәге әһәмиятле вакыйгаларга мөнәсәбәтен күрсәтә. Мин республикамны, туып-үскән, яши торган авылымны яратам. Алга карап яши, эшли белгән, халык турында кайгырта торган җитәкче генә тормышны алга илтәчәгенә, төбәгебезне бәрәкәтле, имин яшәтә алуына ышанам. Тавыш биргәндә шуларны күз алдында тотачакмын. Безнең тавышыбызга киләчәк биш елда республиканың тормышы бәйле. Әлбәттә, сайлауга барам, кемгә тавыш бирәчәгемне хәл иттем инде.

Фидаил Асылмәрдәнов, Яңа Байлар авылы, электрик:

Сайлауга ни өчен бараммы? Иң беренче чиратта, мин анда үземнең, гаиләмнең киләчәген хәл итәргә барам. Гаиләм тыныч, имин, милләтара тату, бердәм илдә яшәсен өчен. Сайлауга баручы һәркем бүгенге көн турында гына түгел, ә республиканың киләчәге турында да уйларга тиеш дим мин. Без начар яшәмибез: авылларыбыз матур, яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, яңартыла. Сайлауларга барганчы ук кемне яклаячагыбызны төптән уйлап, дөрес тавыш бирсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев