9 август 2018 яңалыклары
-
Районда кабат эссе булачак
Шимбә көндез 28 градус, якшәмбе 27 градус эссе булыр дип көтелә.
-
«Кама-Бекон» хезмәткәрләре спортта көчләрен сынады
«Кама-Бекон» җәмгыяте хезмәткәрләре узган атнада Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында физик яктан көчләрен сынады. Биредә әлеге предприятиенең оешу көне уңаеннан спартакиада үткәрелде.
-
Экологик чиста продуктлар махсус билге белән аерылып торачак
Органик азык-төлеккә кагылышлы закон кабул ителде. Боларга җитештерү вакытында махсус таләпләр куела торган экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек керә.
-
Зарланырга түгел, уртага салып сөйләшергә җыелдык
Газетаның узган санында әйтеп үткәнчә, районга эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин килде. Хакимият бинасында ул авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды. Әлеге чарада салым җыю, су үткәрү, юл төзү, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм башка күп төрле сораулар каралды. Очрашуның төп максаты зарлану түгел, ә хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, дип билгеләде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
-
Ир-егетләр футбол уйнаячак
Физкультурачылар көне кысаларында 11 августта, шимбә көнне, Биклән авылында футбол буенча чемпионат уза. Район яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге уеннарга ир-атлар командаларын чакыра.
-
Язылышу турындагы гаризаны бер ел алдан биреп була
Август аенда Россия Президенты өйләнешүче парларга туй көнен билгеләүдә күбрәк мөмкинлекләр бирә торган закон кабул итте.
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә хакимият җитәкчеләре дә катнаша
Районда әлеге акция дәвам итә. Газетаның узган санында хәбәр иткәнчә, быел районда беренче сыйныфка керүче 85 балага ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре якларын әйтте
Социаль челтәрләр - туры элемтә чыганагы, аннан башка замана җитәкчесенә кыен, дип саный Татарстан Президенты.
-
Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Үзгәреш безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Атналык киңәшмәдә район активына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Росреестр идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе итеп Радмил Галимов билгеләнде.
-
Бабайлар әйткән : “Кошлар сайравыннан туктаса, һава торышы бозылыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ