Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре якларын әйтте

Социаль челтәрләр - туры элемтә чыганагы, аннан башка замана җитәкчесенә кыен, дип саный Татарстан Президенты.

Блогер булу - үзеңә карата таләпчәнлекне арттыра. Һәрвакытта да тәнкыйтькә әзер булырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары хакында фикерләре белән бүлеште. 

 

"Социаль челтәрләргә мин очраклы гына килеп эләктем. Аккаунтларны булдырырга миңа моннан дүрт ел чамасы элек тәкъдим иттеләр. Мин бу кадәр үк мавыгырмын, мине хәтта блогер дип атарлар, төрле рейтингларга эләгермен  дип планлаштырмаган да идем. Әмма минем сәхифәләргә язылучылар арта. Кешеләргә минем сәхифәләр контенты кызык булуына бик тә ышанасы килә. Аңлыйм, бу минем вазифам һәм төбәкнең үсешенә дә бәйле", - диде  Рөстәм Миңнеханов. 

 

Президент билгеләп үткәнчә, аның вакытының күп өлешен эш били һәм социаль челтәрләргә фотосурәтләр, постларны ул эш барышында урнаштыра. Язылучылары белән ул үзенә кызыклы мәгълүмат белән бүлешергә омтылуын да белдерде. Кайвакыт, буш вакыты булганда да, Татарстан лидеры социаль челтәрдәге аккуантына мәгълүмат урнаштыруын билгеләп үтте. 

 

"Минем язылучыларым бик актив. Билгеле инде, миңа бик күп кеше мөрәҗәгать иткәнлектән, турыдан-туры барысына да җавап бирү мөмкин түгел. Әмма мөмкинлек булганда, шәрехләүләрне укып барырга тырышам. Теге яки бу мәсьәлә буенча кешеләрнең фикерен турыдан-туры белү - социаль челтәрләр бирә торган тиңе булмаган мөмкинлек. Бу бит мәгълүматның альтернатив чыганагы, туры элемтә диярлек. Андый чыганаксыз замана җитәкчесенә кыен", - дигән фикердә Татарстан лидеры. 

 

Рөстәм Миңнеханов,шулай ук, социаль челтәрләрне, элемтә чыганагы гына түгел, ә регион турында башкаларга да мәгълүмат җиткерү ысулы дип саный.

 

Блогер булгач, ди ул, тәнкыйтькә әзер булырга кирәк. "Әгәр дә тәнкыйть файдалы икән, кызыклы тәкъдимнәр була икән, мин хуплыйм гына", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов "Казинформ" журналистына. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев