Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә хакимият җитәкчеләре дә катнаша

Районда әлеге акция дәвам итә. Газетаның узган санында хәбәр иткәнчә, быел районда беренче сыйныфка керүче 85 балага ярдәм күрсәтеләчәк.

Аларның мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керү бәйрәмен тагын да күркәмрәк итү өчен хәйрия акциясендә оешма-предприятие җитәкчеләре катнаша. Атналык киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев әлеге чарага аеруча басым ясады. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнур Исмәгыйлева әйткәнчә, җыелган сумма дүшәмбе иртәсенә 55 мең сум тәшкил итә иде. Бу акчалар «ТМИМ», «Р-Агро», «Ярыш» хуҗалыклары, «Татарстан коммуналь челтәрләре» һәм «Тукай җылылык һәм газ предприятиесе»ннән килгән. «Үз җирлегебезнең сабыйлары, аларга без дә ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр. Хәйрия чарасында шулай ук хакимиятнең бүлек җитәкчеләрен дә катнашырга чакырам», – дип, Фаил Мисбахович җитәкчеләргә ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев