Зарланырга түгел, уртага салып сөйләшергә җыелдык
Газетаның узган санында әйтеп үткәнчә, районга эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин килде. Хакимият бинасында ул авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырды. Әлеге чарада салым җыю, су үткәрү, юл төзү, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм башка күп төрле сораулар каралды. Очрашуның төп максаты зарлану түгел, ә хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, дип билгеләде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
Районның икътисадый күрсәткечләре
Чара башында район турында кыскача мәгълүмат белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров таныштырды. Ел башына районда 40633 кеше исәпләнә, икътисад өлкәсендә 18,3 мең кеше мәшгуль, теркәлгән эшсезләр саны – 72 кеше (0,4 процент). Уртача айлык акчалата керем җан башына 18,4 мең сум. Агымдагы елның беренче яртысында товар җитештерү, эш һәм хезмәт күрсәтү барлыгы 15,2 млрд. сумга башкарылган. Авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме 9,2 млрд. сум тәшкил итә. Кече эшмәкәрлеккә барлыгы 7 меңгә якын кеше җәлеп ителгән, бу эшчеләрнең тулаем санына караганда 34,8 процентны тәшкил итә. Районда 25 меңнән артык шәхси ярдәмчел хуҗалык бар. Моннан тыш, 34 гаилә фермасы эшчәнлек алып бара, шуларның 22се грант бирү программасы ярдәмендә барлыкка килгән.
Ел саен районда 80 мең кв. метр торак кулланылышка кертелә, бу 600 шәхси йорт дигән сүз. Федераль һәм республика программалары буенча бик күп эшләр башкарыла, дип билгеләде Рөстәм Илдус улы. Кайбер мәсьәләләрне, мәсәлән, инженерлык челтәрләре булдыруны, авыл җирлекләре мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмый, чөнки бу зур финанс чыгымнары белән бәйле.
Без – үзенчәлекле район
Рөстәм Закиров районның үзенчәлекле якларын да әйтеп үтте. Төзелеш елдан-ел үсә, ләкин яңа йортларның хуҗалары күпчелек очракта авылларда теркәлми һәм үзара салым түләми. Ә юл төзү, зиратларны, чишмәләрне тәртиптә тоту, күперләрне төзекләндерү һәм башка бик күп сораулар үзара салым акчасына хәл ителә.
Тукай районы зур шәһәр белән янәшә урнашкан, ләкин шәһәр яны районы дип саналмый. Чыгымнарны планлаштырганда районның бу үзенчәлеге күздә тотылмый. Мәсәлән, хакимият бинасы Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, белгечләрнең хезмәт хакы авыл районында эшләүчеләрнеке кебек 8нче төркем түләү буенча билгеләнә. Бу югары квалификацияле кадрларны читкә этәрүгә китерә. Тукай районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакы шәһәр яны районнары дип саналган хезмәткәрләр белән чагыштырганда 5,4 процентка кимрәк, ә Яр Чаллы белән чагыштырсаң – 25 процентка ким. Районның башкарма комитет бинасы чит муниципаль оешма җирлегендә урнашкан булганлыктан, ел саен 142,4 мең сум җир салымын түләргә кирәк, ташламалар юк. башкарма комитет һәм район Советы, районның үзәк шифаханәсе һәм башка оешмаларның Чаллыда урнашуы һәм шәһәр салым хезмәтендә теркәлүе аркасында район бюджеты 2,3 млн. сумны «югалта». Шулай ук район башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре бюджетына керемнәрне арттыру максатыннан, НДФЛ нормативын 19 проценттан 50 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карау белән мөрәҗәгать итте.
Докладта күтәрелгән сораулар буенча Экзам Гобәйдуллин аңлатма бирде. Бүгенге көндә муниципаль оешмалар структурасының стандарты эшләнә, дип белдерде ул. Әлеге стандарт Министрлар Кабинеты тарафыннан рәсмиләштерелгәч, баланс комиссиясе уздырылачак. Район вәкилләрен тиешле документларны әзерләргә һәм баланс комиссиясе утырышында катнашырга чакырды. Шулай ук ул әйтелгән проблемаларны яхшылап өйрәнергә, булдыра алганча ярдәм күрсәтергә ышандырды.
Авыл җирлекләрендә хәл итәсе сораулар чиксез
Экзам Самат улы генераль план төзү, су үткәрү, авыл зиратлары белән бәйле сорауларның мөһимлеген әйтеп үтте. Район архитекторы Мәликә Шәмсиева әйтүенчә, бүгенгә 18 авыл җирлегенең генераль планнары әзер, 12 план карауда, калганнарына өстәмә мәгълүмат кертелә. «Генераль план төзү белән бәйле сорауларны хәл итүдә без булышлык күрсәтергә әзер, – дип ассызыклады Экзам Гобәйдуллин. – Ләкин республика җитәкчелегенә бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткәнче, миңа төгәл саннарны белергә кирәк. Тукай районына нинди күләмдә финанс ярдәме кирәк, бер генераль план ничә сумга баса – бу сорауларга җавапларны әзерләгез», – диде ул.
Очрашуда су үткәрү, суның сыйфаты, «Чиста су» программасы буенча эшчәнлек алып бару турында фикер алышу узды. «Тәнкыйтьләү өчен сораштырмыйм, бу уртак проблема, бергәләп хәл итү юлларын эзләргә кирәк», – дип белдерде Экзам Самат улы. Республика районнарына «Чиста су» программасы буенча уртача 8-10 млн сум бүленеп бирелсә, Тукай районына быел өстәмә 104 млн сум күчерелгән. Фаил Камаев сүзләренчә, әлеге сумма суүткәргечләрне алыштыру, су чистарту корылмаларын төзү кебек эшләргә юнәлтеләчәк.
Авыл зиратларына килгәндә, Фаил Камаев сүзләренчә, мәчет, чиркәү, зиратларны карау элек-электән авыл халкы бурычы булган. Бүгенге көндә райондагы авыл зиратларының 30 проценты авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашкан, дип хәбәр итте Рөстәм Закиров. Хәзер ул җирләрнең категорияләрен алыштыру процессы бара.
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев авылда төзекләндерү эшләрен алып бару өчен кешеләр җитмәвен билгеләде. Бәтке авыл җирлегендә 4,5 меңгә якын кеше исәпләнә, хезмәт яшендә булган кешеләрнең 80 проценты авылдан читтә эшли. Бәтке авылының үзендә генә 43 күпфатирлы йорт, 812 шәхси йорт бар. Тулаем алганда, авыл җирлегендә 272 гектардан артык җир биләмәсе бар. Моннан тыш, биредә 4 бакча җәмгыяте урнашкан. Чүп утау, чистарту, төзекләндерү эшләрен башкарырга кешеләр җитми. Аеруча җәй айларында авыр, дип әйтте авыл җирлеге башлыгы. Штаттан тыш эшчеләрне сезонлы эшләрне башкару өчен эшкә алу мөмкинлеген карау белән мөрәҗәгать итте Максим Ионычев. Экзам Гобәйдуллин әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләргә ышандырды.
Шулай ук очрашуда авыл җирлекләрен электр энергиясе белән тәэмин итү, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү проблемалары күтәрелде. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев шундый сорауларны бирделәр. Электр энергиясе белән тәэмин итүдә җитешсезлекләр ачыкланса, аларны хәл итү өчен кайвакыт үзебезнең кесәбездән дә түләргә туры килә, дип әйттеләр авыл җирлекләре башлыклары.
Элек колхоз, совхозлар авыл проблемаларын хәл итәргә ярдәм иткән булса, хәзер күпчелек очракта авыл җирлекләре башлыкларына андый ярдәм күрсәтүче юк, дип әйтелде чара барышында. Халык белән бергәләп эшләп, салымнарны җыеп, программаларда катнашырга кирәк. Әлегә республика җитәкчелеге ягыннан, прокуратура, Эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты һәм башка хокук саклаучы органнар тарафыннан булышлык бар. Алга таба да шулай барлык мәсьәләләрне ачыктан-ачык сөйләшеп, бергәләп хәл итәргә кирәк, дип билгеләде Фаил Камаев. «Без монда калабыз, монда яшибез – безгә бу проблемаларны чишәргә кирәк», – диде ул.
Дәваханәгә ашыгыч ярдәм машиналары һәм заманча җиһазлар кирәк
Фаил Камаев район үзәк дәваханәсенә ашыгыч ярдәм машиналарын алу кирәклеген әйтеп үтте. «Бу зарлану түгел, уртага салып сөйләшү, – дип билгеләде Фаил Мисбах улы. – Социаль объектлар – җылылыкны саклаучы, кешеләргә көч бирүче оешмалар. Аларның биналары да тиешле шартларга җавап бирергә тиеш. Безнең дәваханәдә белгечләр әйбәт, яшьләр дә килә, алар яңа аппаратурада эшләргә телиләр, дәваханәгә заманча җиһазлар алырга кирәк. Без үзебезнең яктан да яшь белгечләрне авылда калдыру юлларын эзлибез. Круглое Поле поселогында 6 гектарга якын җир бар, биредә социаль ипотека, торакны арендага алу, «Авыл докторы» программалары буенча йортлар салырга ниятлибез. Беренче чиратта әлеге программалар буенча табиблар һәм укытучыларны торак белән тэәмин итү мөмкинлеген карыйбыз», – диде башкарма комитет җитәкчесе.
Экзам Гобәйдуллин да бу сорауның әһәмиятлелеген таныды һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Тукай районы дәваханәсенә булышлык күрсәтү мөмкинлеген карарга ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев