Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экологик чиста продуктлар махсус билге белән аерылып торачак

Органик азык-төлеккә кагылышлы закон кабул ителде. Боларга җитештерү вакытында махсус таләпләр куела торган экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек керә.

Мондый төр органик продукция башкаларыннан аерылып торырга тиеш. Агрохимикатлар, пестицидлар, антибиотиклар, үсү стимуляторлары, шулай ук малларны симертү препаратлары, гормоннар куллану чикләнә. Генлы инженерия алымнарын, үсемлекләр үстергәндә гидропоника алымын кертү тыела. ПВХ-капларны да әлеге экологик чиста продукциядә куллану туктатыла.
Органик продукция җитештерүнең таләпләргә туры килүен раслау өчен сертификация узарга кирәк булачак. Бу җитештерүчеләр тарафыннан үз инициативалары белән башкарыла. Сертификацияне узгач, продукциягә махсус билге куелачак. Әлеге билгене куллану рәвешен һәм тәртибен авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләячәк.
Закон агымдагы елның 3 августында кабул ителгән, ә гамәлгә 2020 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев