8 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Гаражыңны рәсмиләштер
«Гараж амнистиясе» турындагы закон 1 сентябрьдән үз көченә керде. Ул гаражларны һәм алар урнашкан җир участокларын рәсмиләштерүне җиңеләйтә.
-
Бәрәңге бәйрәме
Хикәя Болытлы, күңелсез көннәрдә авылның яме бетә. Җәй буе гөрләп торган урамнар, гөлчәчәктә утырган бакчалар боегып кала. Ничек итеп авылда ямь табарга? Клуб мөдире Нәкыя белән китапханәче Хәмдия шул хакта баш ватарга утырдылар.
-
Максатчан уку – өметле киләчәк ул
Тукай районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә иң кирәклеләр – зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм агрономнар. Бу белгечлекләрнең һәркайсы буенча 5-6 вакансия ачык. Тагын ике инженер һәм бер экономист кирәк. Район хуҗалыкларында барлыгы 20 эш урыны белгечләр килгәнен көтә.
-
Саудың да саттың түгел
2022 елның 1 мартыннан шәхси мал тотучылар һәм фермерлар сөтне экспертизасыз сата алмаячак.
-
Билгеләнүләр
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе директоры итеп Әлфәт Зыятдин улы Сабиров билгеләнде. Моңа кадәр ул Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән.
-
«Кама»лылар чөгендер ала
Район басуларында бүген шикәр чөгендерен алу бара. Бездә бу культураны үстерү белән «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Бүгенгә чөгендер барлык мәйданның 22 процентында, ягъни 771 гектар җирдә казылды. Тулаем уңыш 13107 тоннаны тәшкил итә.
-
Исерек йөртүчеләр һәрдаим тоткарлана
6 сентябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы шәһәре – «Горизонт» бакчачылык ширкәте – «Радуга» ял базасы юлында төнге сәгать 12 тулгач «Лада Гранта» машинасын туктаталар.
-
Бер юлда өч һәлакәт
Яңгырларның озак яумый торуы машина йөртүчеләрнең юеш асфальтта йөрү күнекмәләрен оныттырган, күрәсең. 3 һәм 4 сентябрьдә район юлларында килеп чыккан һәлакәтләр шул турыда сөйли. Бәхетсезлек очракларның төп сәбәбе нәкъ менә юеш асфальтта идарә итүне югалту.