Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кама»лылар чөгендер ала 

Район басуларында бүген шикәр чөгендерен алу бара. Бездә бу культураны үстерү белән «Кама» агрофирмасы шөгыльләнә. Бүгенгә чөгендер барлык мәйданның 22 процентында, ягъни 771 гектар җирдә казылды. Тулаем уңыш 13107 тоннаны тәшкил итә. 

Быелгы уңышның ничегрәк чыгуы белән кызыксынып, эшләрнең торышы белән танышырга теләп, агрофирма басуларына киләбез. Биредә татлы тамыразыкны быел 3600 гектар җиргә чәчкәннәр. Хуҗалыкның өч бригадасында үсә чөгендер. Теләнче Тамак бүлекчәсендә әлеге культура 1366 гектарны биләсә, Новотроицкида аны 1130 гектарда, ә Яңа Бүләк кырларында 1104 гектарда үстергәннәр. 
Теләнче Тамак басуына килгәндә тузаннар уйнатып дүрт комбайн эшли иде. Безне хуҗалыкның агрономы, чөгендер үстерүгә җаваплы  Флүр Фәррахов каршы алды.
– Быел, белгәнебезчә, ел коры килде, бу басуларга бер тамчы да яңгыр таммады, шуңа да уңыш түбән. Башка елларны гектарыннан уртача 500 центнер чөгендер чыкса, быел нибары 150-160 центнер гына алына, – ди ул.
Әйе, коры җәй авыл хуҗалыгына шактый зыян салды. Зур өметләр акланмады, уңыш аз булды. Дүрт ай буе яңгыр күрмәгән басуда чөгендер вак, әле үсәрдәйләре дә шактый. Чөгендер җыеп алуда дүрт комбайн ике смена эшли. Өч MAXTRОN һәм бер GRIMME маркалы Германия комбайннарында үз хезмәтен яраткан ир-егетләр хезмәт куя. 
Механизаторлар бер-берсен алмаштырып иртәдән кичкә кадәр туктап тормый эшлиләр. Рәфит Габдрахманов, Илнур Газизов, Рөстәм Яхин, Васыйл Хәмидуллин, Ирек Даутов, Илсур Назыйров, Рафаил Халиуллин, Илфат Гарифовлар хакында хуҗалык агрономыннан бик күп мактау сүзләрен ишеттек. Егетләр бер-берсе белән ярышып, ватылып калганда ярдәмләшеп эшлиләр.
– Хезмәт хакын ничек түлиләр соң? – дип сорыйбыз.
– Кем ничә центнер җыеп ала инде, шуңа карап, – диләр алар.
– Алайса, ярышу, узышу бардыр?
– Андый уебыз юк. Бергә дус булып, ярдәмләшеп эшләүгә ни җитә! 
– Авыр хезмәт бит, кыенлыклар да очрап торадыр?
– Быел җир каты, ярылып беткән, башка елларны болай ук булмый иде. Аннан, чөгендер вак булгач, комбайннан төшеп тә кала. Без югалтуларсыз эшләргә тырышабыз.
Ирек Даутов чөгендер алуда быел беренче тапкыр катнаша, үзе Таулык авылы кияве икән, тумышы белән Лениногорск районыннан. Ул кечкенәдән механизатор булырга хыялланган. Тракторда, машинада эшләгән, хезмәт нәтиҗәләре дә әйбәт. Ләкин менә комбайнга утырганы булмаган. 
– Чөгендер җыю комбайны бик катлаулы, миңа барысын да күрсәттеләр, аңлаттылар. Тәвәкәлләп утырдым да эшли башладым, – ди ул горурланып. 
«Кама» агрофирмасы кырларында бүгенге көнгә 60-80 гектар мәйданнан чөгендер алынган. Көнлек норма 60-80 гектар икән, димәк, тиздән, һава торышы уңай торса, татлы тамыразыкны казып алу уңышлы төгәлләнер дип көтелә.
Казып алынган шикәр чөгендерен кырга тау-тау өеп куйганнар. Аны машиналарга төяп турыдан-туры Зәй шикәр заводына озаталар. Уңыш аз дисәк тә, ул бар. Димәк, өстәлләребездә шикәр торачак, чәйләребез татлы булачак. Мул табыннарыбыз – бүген басуларда армый-талмый хезмәт куючы егетләребезнең хезмәт нәтиҗәсе ул. «Чөгендер корольләре»нә – чын мәгънәсендә уңган-булган, ялны белми хезмәт куючы комбайнчыларга «Булдырасыз, егетләр!» дип әйтәсе килә. 

/ Автор фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев