Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаражыңны рәсмиләштер

«Гараж амнистиясе» турындагы закон 1 сентябрьдән үз көченә керде. Ул гаражларны һәм алар урнашкан җир участокларын рәсмиләштерүне җиңеләйтә. 

«Гараж амнистиясе» 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән гаражларга кагыла. Сүз фундаменты һәм стенасы булган капиталь корылмалар турында. Алар бер генә катлы булырга тиеш. Корылма гараж-төзелеш коооперативы (ГСК) составына кергән булырга яки аерым торырга мөмкин. Аның астындагы җир мәйданы дәүләт карамагында булырга тиеш. Яңа закон буенча милекне рәсмиләштерү корылма белән җирнең икесенә дә берьюлы каралган. Шулай ук гараж хуҗалары дәүләт пошлинасы түләүдән дә азат ителә. Үзбуйлый салынган һәм күпкатлы йортлар һәм офислар янындагы җир асты гаражлары амнистиягә эләкми. 
Росреестрның ТР идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров белдергәнчә, 50 меңнән артык татарстанлы гаражларын гына түгел, алар төзелгән җир участокларын да гадиләштерелгән тәртиптә терки алачак. «Безнең гражданнар моңа кадәр әлеге төр күчемсез милекләрен рәсмиләштерә алмыйча суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булсалар, хәзер Росреестр катнашында әзерләнгән «гараж амнистиясе» аларга бернинди каршылыксыз үз милекләренең тулы хокуклы ияләре булу мөмкинлеге бирә. Бу, үз чиратында, сату, бүләк итү, мирас итеп васыять итү мөмкинлекләреннән файдалана алу дигән сүз. Шулай итеп, әлеге закон социаль әһәмияткә ия булып, күп кешенең тормышын җиңеләйтәчәк», – дип аңлата Азат Җаббаров.
  
Милек итеп теркәү
Яңа закон буенча гаражны рәсмиләштерү бик гадиләштерелгән. Гараж хуҗасына гариза белән документлар илтеп бирү дә җитә. Эш шунда: гражданнарга башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә ярдәм итәргә тиеш. Рәсмиләштерү өчен нигез булып кооперативта әгъза булып торганлыкны дәлилләүче белешмә, гараж бүлеп бирелү турында документ, файдаланган өчен түләүләр турында чеклар, техник инвентаризация документлары тора ала. Җирле шартлардан чыгып, башка документлар да кулланылырга мөмкин.
Вакыт шактый узу сәбәпле, күп кенә гаражлар балаларына, оныкларына мирас булып калган яки бөтенләй чит кеше тарафыннан сатып алынган. Бу очракта да бернинди куркыныч юк. Милекне рәсмиләштерү шул ук тәртиптә барачак.
Җирле үзидарә органнары җир участогын гараж иясе исеменә милек итеп күчерүне хуплаганнан соң, документлар биш эш көне эчендә Росреестрга тапшырыла. Барлык теркәү, рәсмиләштерү 20 көннән дә озакка сузылмаска тиеш.  
Әлеге законның срогы 5 елга тәгаенләнгән, ягъни 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Файдалы мәгълүмат
Амнистия мөмкинлекләреннән файдаланыр алдыннан методик тәкъдимнәр белән танышу максатка ярашлы булачак. «Гараж амнистиясе»  нинди очракларда кулланыла, закон ниләрне үз эченә ала, нинди документлар җыярга һәм тапшырырга – болар барысы да методик тәкъдимнәрдә аңлатылган. Документларның үрнәкләре дә күрсәтелгән. Файдалы киңәшләр дә китерелгән. Барысы белән дә танышу өчен rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Деятельность» дигән бүлекне карарга кирәк. 

Росреестрның матбугат хезмәте.

/ Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев