Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер юлда өч һәлакәт

Яңгырларның озак яумый торуы машина йөртүчеләрнең юеш асфальтта йөрү күнекмәләрен оныттырган, күрәсең. 3 һәм 4 сентябрьдә район юлларында килеп чыккан һәлакәтләр шул турыда сөйли. Бәхетсезлек очракларның төп сәбәбе нәкъ менә юеш асфальтта идарә итүне югалту. 

Аварияләрнең барысы да Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында килеп чыга. Һәм барысы да югары тизлектә хәрәкәт итү, шул сәбәпле идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыгу аркасында. 
Беренче очрак көндезге сәгать 12 тулгач теркәлә. «Субару» автомобиле руле артына утырган 39 яшьлек хатын-кыз «Лифан» машинасына бәрелә. Авариядә «Лифан» автомобиленең йөртүчесе һәм 68 яшьлек пассажир хатын-кыз күпләгән имгәнүләр ала. Ә икенче пассажир – Чирмешән районында яшәгән 47 яшьлек хатын-кыз исә фаҗига урынында җан бирә. 
3 сентябрьдә көндезге сәгать 3 тулгач «Рено-Логан» автомобиле дә каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Фолксваген-Поло» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә йөртүчеләрнең икесе дә җитди имгәнүләр ала, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аларны БСМПга алып китәләр. 
4 сентябрьдә кичке сәгать 6да шушы ук трассаның 2нче километрында «Опель Астра» машинасы, шулай ук идарә итүне югалта һәм Чаллыдан Зәй ягына баручы «Ниссан Навара» автомобиленә бәрелә. Алгы утыргычта барган 26 яшьлек пассажир хатын-кыз күпләгән тән җәрәхәтләре ала, кабыргалары сына. Аны бик авыр хәлдә БСМПга алып китәләр. Кызганычка каршы, бер тәүлектән ул больницада җан бирә. Зәйдә яшәгән әлеге хатын-кызның ике һәм өч яшьлек балалары кала.  
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев