Максатчан уку – өметле киләчәк ул
Тукай районының эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә иң кирәклеләр – зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм агрономнар. Бу белгечлекләрнең һәркайсы буенча 5-6 вакансия ачык. Тагын ике инженер һәм бер экономист кирәк. Район хуҗалыкларында барлыгы 20 эш урыны белгечләр килгәнен көтә.
Көтә дигәч тә, хуҗалык җитәкчеләре барысы да көтеп утыра дигән сүз түгел, билгеле. Үз җирлекләрендә мәктәпне тәмамлап чыгучы яшьләрне максатчан укыту турында кайгырта алар. Унберенче сыйныфны тәмамлап теге яки бу белгечлеккә максатчан уку теләге белдергән егет яки кыз, югары уку йорты һәм оешма-предприятие арасында өч яклы килешү төзелә. Укуын төгәлләгән яшь белгеч үзенә ярдәм итеп торган оешмага эшкә кайта, ягъни максатчан уку ул югары белемле булу мөмкинлеге генә түгел, эшле булу гарантиясе дә.
Җәен – кырда, кышын – укуда
Бу юнәлештә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе эзлекле эш алып бара. Быел гына бирегә бухгалтерлык белгечлеге алып кайткан Иске Абдул кызы Чулпан Сафинаны эшкә кабул иттеләр. Шул ук Иске Абдул мәктәбен тәмамлаган ике егет Казан дәүләт аграр университетына укырга бара. Аларның берсе – Торнаташ егете Илгиз Дәүләтгәрәев, быелгы урып-җыю вакытында ул ындыр табагында эшләде. Әйтергә кирәк, яшьләрне җәйге чорга эшкә җәлеп итү тәҗрибәсен дә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта уңышлы кулланалар. Егет һәм кызларның үз киләчәкләрен авыл белән бәйләргә карар кылуында менә шул хезмәт тәрбиясе төп урынны алып тора да инде. Әнә бит, аграр университетны сайлаган егетләрнең икенчесе – Флер Сәйфуллин да җәен кырда уздырды. Ул абыйсы Раил белән комбайнда эшләде. Ә Раил Сәйфуллин шул ук университетның агрономия факультетында быел соңгы курсын укый. Ике бертуган, Мерәс авылы егетләре урып-җыюда беренче генә сезон эшләмәделәр инде, киләчәк тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләүләре очраклы түгел, димәк.
«Максатчан укырга керүчеләргә стипендия түләп торабыз. Аны алу өчен студентның өлгереше әйбәт булу шарт. Стипендиянең яртысы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияләнә: ун мең сум түлибез, биш меңе безгә кире кайта», – дип сөйли Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафин.
Алдан төзелгән өч яклы килешү нигезендә, укып бетергән яшь белгечләр хуҗалыкка кайтып өч ел эшләргә тиеш. Югары уку йортын тәмамлап авыл хуҗалыгында эшли башлаучыларга дәүләттән (Татарстан бюджетыннан) 300 мең сум ярдәм акчасы бирелә. Урта һөнәри уку йортыннан соң эшли башлаучыларга – 150 мең сум. Килешүләрен өзгән очракта алар барлык стипендия һәм подъемныйларын кире кайтарырга тиеш булалар. Ләкин яшьләрне авылда калдыру өчен болар гына җитми. Аларны тотып тору өчен лаеклы хезмәт хакы, уңайлы яшәү шартлары, үсеш перспективасы булу да кирәк.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта белгечләр өч елдан соң да эшләп калалар. «Безгә эшкә кайтучыларның китү куркынычлары юк, чөнки хуҗалык финанс ягыннан тотрыклы. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Эшләү өчен барлык шартлар булдырылган. Шуңа күрә егет-кызларыбызның алга таба үзебездә эшләячәкләренә бернинди шигебез юк», – ди ышаныч белән Илсур Әхмәдуллович.
Авылда төпләнгән игезәкләр
Ит-сөт җитештерүче «Гигант» хуҗалыгына ветеринария врачы кирәк. Эшләргә дип җитди ният белән килүче мал табибы торыр өчен йорт, тотрыклы әйбәт хезмәт хакы, транспорт белән тәэмин ителәчәк. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов үзе вәгъдә итә моны. Ә ул әйткән сүзендә тора белүче җитәкче. Моны дәлилләүче мисаллар күп, Яңа поселогында «Гигант»ка эшкә килүче гаиләләр өчен йортлар салынып тора.
Без бүгенге көндә «Гигант» ҖЧҖдә эшләүче, Яңа поселогында гаиләләре белән төпләнеп яши башлаган яшь белгечләр – бертуган Хәбибрахмановлар белән танышып кайттык. Марсель – хуҗалыкта баш инженер, Айнур баш энергетик булып эшли.
Авылда туып-үскән игезәк егетләр киләчәкләрен дә авыл белән бәйләргә ниятләп, Казан дәүләт аграр университетында югары белем алганнар. Уку барышында практикаларын «Гигант» хуҗалыгында үткән тырыш һәм өметле егетләргә директор Риф Имамов максатчан уку программасына кушылырга тәкъдим иткән. Укып бетереп, инженер-механик белгечлеге алгач, Марсель белән Айнур армия хезмәтен үткәннәр. Килешү шартлары нигезендә 2018 елда хуҗалыкка эшкә кайткан Хәбибрахмановлар инде гаилә корып, поселокта яңа җиткерелгән йортларда яшиләр. Тормыш иптәшләре Миләүшә белән Фирүзә бухгалтерлык белгечлегенә ия, әлегә алар нәни кызчыклары белән декрет ялында.
Яшь гаиләләр, шушы хуҗалыкта ун ел эшләгәннән соң, үзләре яши торган йорт-җирләрен шәхси милек итеп рәсмиләштерә алачаклар. Әйтергә кирәк, мондый шартлардан Хәбибрахмановлар бик канәгать. Шушы мөмкинлекләрнең хуҗалык җитәкчесе алып барган социаль сәясәт нәтиҗәсе икәнен алар бик яхшы аңлый һәм югары бәялиләр. Яхшылыкка тырыш хезмәт белән җавап бирергә кирәклеген дә беләләр. Төпле фикерле, зиһенле яшьләр. Авылда эшләргә һәм яшәргә ниятләгән, бигрәк тә авылны яраткан егетләргә һәм кызларга икеләнеп тормаска, мөмкинлекләрдән файдаланырга киңәш итәләр, чөнки авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк, дигән фикердә алар. Үзләре турында: «Дөрес вакытта туып, дөрес вакытта укыганбыз», – диләр.
Әйе, авыл хуҗалыгы белгече авыл җирендә үскән яшь кеше булганда бигрәк тә яхшы. Шуңа күрә җитәкчеләр үз җирлекләрендәге мәктәпләр белән эшли дә инде. «Укучылар белән очрашуларда авылга кирәкле һөнәрләр турында сөйләп, аңлатып торабыз», – диде Риф Хәнифович та.
Яңа уку елы башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлау турында алдан ук уйлана, вузны алдан билгеләп, имтиханннарга әзерләнә. Аларны авыл хуҗалыгы белгечлегенә җәлеп итү өчен иң кулай вакыт хәзер. Бәлки максатчан уку мөмкинлеге, аның өстенлекләре турында һәркайсы белән очрашып сөйләшү нәтиҗәле булыр?
/ Ризидә Камалова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев