Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге бәйрәме

Хикәя Болытлы, күңелсез көннәрдә авылның яме бетә. Җәй буе гөрләп торган урамнар, гөлчәчәктә утырган бакчалар боегып кала. Ничек итеп авылда ямь табарга? Клуб мөдире Нәкыя белән китапханәче Хәмдия шул хакта баш ватарга утырдылар.

– Әйдә, кич утыру оештырабыз, – диде Нәкыясе.
– Син нәрсә, болай да кичләрен кап-караңгы, нинди кич утырасың? Иртән иртүк мал карарга торабыз бит, иртәрәк ятып йокларга кирәк.
Ике ахирәт әллә ниләр уйлап, әллә ниләр турында хыялланып беттеләр. Әмма бер идеяләре дә чынга ашардай түгел иде. «Кыр казларын озатабыз», бәйрәмен дә, «Иң матур әби» бәйгесен дә, «Кемнең боткасы тәмле» чарасын да «браковать» иттеләр. Болар барысы да авылга көзге ямь, рух бирмәс дип уйладылар.
– Бәлкем «Алтын көз» бәйрәмен үткәрергәдер?
– Әле иртәрәк, хуҗалыкта кукурузны да силоска салып бетермәделәр, урылмаган көнбагыш басуы да чират көтеп ята.
Шул вакытта авыл мәдәният йортына орчык чаклы гына малай килеп керде. Түбән оч Гарәфетдиннең кече улы булып чыкты ул. Исеме Мифтах икән.
– Ну, тапканнар да икән үзеңә исемне, искерәк шул. Ә үзең җитез, кигән киемнәрең дә джинсы да кроссовка...
– Мине абыйлар Мишель дип кенә йөртәләр анысы. Мин шуңа килгән идем, берәрсенә бәрәңге кирәкми микән, бүген генә алып бетердек, күп чыкты, сатабыз, – дип гозерен әйтеп бирде Мифтах-Мишель.
Шунда башы катып утырган Хәмдия сикереп торды:
– Булды, таптым, авылда бәрәңге бәйрәме оештырабыз!
Кечкенә малайның үзе генә ияртеп алып килгән идеясе шунда ук яклау тапты. Авыл мәдәният хезмәткәрләре «Бәрәңге бәйрәме»нә әзерлекне башладылар.
Һәм менә бер атнадан «Бәрәңге бәйрәме» көне килеп җитте. Авыл советы бинасы түбәсендәге радиодан иртән иртүк иң матур җырларны яңгырата башладылар. Инде бөтен авыл халкы ватсаап һәм Вконтакте аша бәйрәмнең буласыннан хәбәрдар иде.
Авыл уртасындагы мәйдан Сабантуен хәтерләтә иде. Көн уртасына акрын гына халык җыелды. Кайдандыр алыпсатарлар килеп сәүдә нокталарын ачып җибәрделәр. Иң беренче конкурста кемнең бәрәңгесе эрерәк икәнен билгеләделәр. Ярышка бер чиләк бәрәңге алып килеп катнашырга кирәк, призга бер капчык бодай бирәләр. 
Мәйдан читенә бәрәңге белән тулган 50ләп чиләк тезелгән. Комиссия составында, әлбәттә, Нәкыя белән Хәмдия, авыл җирлеге башлыгы Хәмит һәм агроном Мансур.
– Бу кемнең чиләге? Майонез чиләгенә дүрт бәрәңге салып килеп, бер капчык бодай алып китмәкче буласызмы?
– Бәй, үзегез эрелеген карыйбыз дидегез бит.
– Монысы кемнеке, нәрсәгә бу «күгәрчен күкәйләре»н алып килдегез, – дип бәя бирде чираттагы чиләккә Нәкыя.
– Быел яңгыр яумагач иң эресе шушылар инде, – диде хуҗасы Шакир исемле абзый.
– Я, Аллам, менә бу бәрәңге дисәң дә бәрәңге! Кемнеке бу, шулай зур үскән. «Страус йомыркасы» чаклы булган.
Ул да булмады, авылның усал Хатирәсе бөтен кешене этеп-төртеп чәчрәп чыкты да, акыра башлады:
– Күрмисезмени, Гаптери шәһәрдән малайларыннан кайтарткан бәрәңгене? Оятсызлар, безне алдамакчы булалар, чит илдә үскән бәрәңге бит болар. Әллә Үзбәкстаннан, әллә Кытайдан кайткан бәрәңгене Чаллыда саталар икән, кызым үзе күреп кайткан.
Комиссия Гаптериләрнең бәрәңге базын барып карарга кирәк дигән фикергә килеп, бәйгегә куелган башка чиләкләрне каравын дәвам итте.
– Ни хикмәт бу, йодрык чаклы кызыл бәрәңгеләр, матурлар, шомалар, – дип, агроном Мансур исе китеп торганда берәү арттан кычкырды:
– Югары оч Садриныкы ул, җәй буе бакчасына су сиптерде, шуның аркасында бөтен авыл эссе көннәрдә эчәр суга интекте.
Комиссия бәрәңгеләрне караган саен мескенләнә барды, башлары иелде. Чөнки көндәш авылдашлар бер-берсенә гаеп тагып, һәрберсе приз алырга теләде.
Иң соңыннан ун литрлы чиләген көчкә-көчкә күтәреп алып килеп, ялгыз яшәүче Фатыйха әби комиссия алдына куйды.
– Килеп җитештем, балалар, минем быелгы уңышым шушы, – диде ул бер риясыз.
Фатыйха әбинең бәрәңгесе уртача гына зурлыкта, әмма беркемдә дә булмаган Мичурин сорты, кара-кызыл төслеләр, матурлар.
– Сиксән бишенче елдан бирле шуны гына үстерәм, – диде ул. – Мәрхүм Гариф бабагыз Камбаркадан алып кайткан иде, шуның истәлеген саклыйм.
Күзләр яшьләнде, күңелләр тулды. Бер капчык бодай Фатыйха әби йортына китте.
«Бәрәңге бәйрәме»нең икенче өлеше бәрәңге ризыкларыннан пешереләгн камыр ашлары бәйгесе иде. Монда бүләккә чәй сервисы куйганнар. Кемнең пешергән камыр ашын яхшы бәялиләр – бүләк шуңа.
Озын өстәлдә йөз төрле шәңгә, тәкәләр-ишмәләр, бәлешләр... Ниләр генә юк!
Комиссия ашап карап тәмам туйды, тамакларыннан үтми башлады. Барысы да тәмле, уңган икән безнең авыл хуҗабикәләре! Шулай дип сөйләнеп торганда комиссия әгъзалары каршына әлеге дә баягы бәләкәй малай Мифтах-Мишель килеп басмасынмы?!
– Абыйлар, апалар, әни безгә дә эчертмичә бүген сыерыбызның иртәнге сөтен шушы бәрәңге кыстыбыена салып бетерде, җитмәсә, ак май да тутырды әле. Кыстыбыйларны да безгә бәләкәй генә кисеп биреп, барысын да монда алып килде. Әнигә бирегез әле бүләкне?
Комиссия әгъзалары бер-берсенә караштылар да, аларга бирергә дип хәл иттеләр.
Бәйгеләрдән соң да авылда «Бәрәңге бәйрәме» гөрләп дәвам итте. Концерт башланды, туйганчы, аяклар талганчы биеделәр, аннан озын өстәл артына утырып, бергәләп чәй эчтеләр.
– Шәп булды бит әле бу бәйрәм, – диде Нәкыя. – Авылга ямь кереп китте.
– Әйдә, алдагы атнада «Кишер бәйрәме» үткәрәбез, – дип сикереп торды Хәмдия. – Кемнең кишере зуррак һәм озынрак...
Барысы да көлештеләр. Өстәлнең бер кырыенда майга буяла-буяла рәхәтләнеп кыстыбый ашап утырган Мифтах-Мишельгә беркем дә игътибар итми иде.

/Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев