7 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа подстанция тукайлыларга өстәмә эш урыннары бирәчәк
Районда электр энергиясе белән тәэмин итүче яңа объект - «Бигеш» подстанциясе куллануга тапшырылды. 220 киловаттлы подстанцияне эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
-
«ТАТМЕДИА» җәмгыяте яңа акция игълан итте
5-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Яхшылык атнасы» («Неделя добра») акциясе оештырылды. 7 көн эчендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен төрледән-төрле чаралар үткәрелергә планлаштырыла.
-
Районда халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көненә багышланган төрле чаралар узды
Халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көненә багышлап, Кнәз авыл җирлегендә «Без Беслан фаҗигасен онытмыйбыз» дип исемләнгән хәтер шәме акциясе үтте. Билеге булганча, Беслан һәлак булучылар саны буенча иң масштаблы фаҗигаләрнең берсе булып тора. 2004 елның 1 сентябрь көнендә террорчылар 1100дән артык кешене камап алалар һәм ике көннән артык ябып тоталар....
-
Район Советының сигезенче утырышы үтте
5 сентябрьдә Тукай муниципаль район Советының сигезенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры урынбасары Расим Садыйков, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килгән иде. Утырышны муниципаль район...
-
«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе тәмам. Нәтиҗәләр билгеле
Район авыл җирлекләрендә гомер итүче яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе ахырына якынлашты. Исегезгә төшереп үтәбез: бәйгедә уңган-булган, үз көчләре белән өй җиткергән, кош-корт, терлек асраган, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш үстергән унике гаилә катнашты. Гомәрәвлар, Исламовлар, Сәитовлар, Галиевлар, Лаврентьевлар һәм Маклаковларның гаиләләрендәге тормыш-көнкүреш, төзелеш эшләре ничек барганын газетаның...
-
Булачак пенсионерлар кайнар линиягә шалтырата ала
8 сентябрьдә, Россия финансистлар көне кысаларында, ТРсы буенча Пенсия фонды идарәсе булачак пенсионерлар өчен кайнар линия үткәрә. Бу көнне 9.00дән 16.00 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 түләүсез телефоны эшләячәк.
-
Чиратта – тагын алты авыл җирлеге
Районның авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрү дәвам итә. Узган атнаның җомгасында җыеннарның чираттагысы Күзкәйдә узды. Анда Күзкәй, Боерган һәм Калмия авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылды. Дүшәмбе көнне Әҗмәкәй һәм Кече Шилнә җирлекләрендә яшәүчеләр Яңа поселогы мәдәният йортына җыелды. Сишәмбедә исә Теләнче Тамак мәдәният йортында Теләнче Тамак, Яңа Бүләк һәм Иске Дөреш...
-
Татлы тамырның һәр гектарыннан уртача 300 центнер уңыш чыга. Республикада бу иң югары күрсәткеч
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 91 процентка башкарылган. 13595 гектар мәйданның 12 мең гектардан артыгы чәчелгән. Шулай ук хуҗалыкларда шикәр чөгендере, кәбестә алу дәвам итә. 36 мең тоннадан артык шикәр чөгендере алынган. Гектарыннан уңыш 300 центнердан артык. Республика буенча бу иң югары...