«ТАТМЕДИА» җәмгыяте яңа акция игълан итте
5-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Яхшылык атнасы» («Неделя добра») акциясе оештырылды. 7 көн эчендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен төрледән-төрле чаралар үткәрелергә планлаштырыла.
«Яхшылык атнасы» акциясен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплап алды. Ул «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә #ДобрыеНовостиТатарстан (#ЯхшыХәбәрләрТатарстан) акциясен башлап җибәрде. Аның максаты - бөтен республикага яхшылыклар эшләүче мәрхәмәтле һәм игелекле кешеләр турында сөйләү, аларны таныту.
#ЯхшыХәбәрләрТатарстан акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Яхшы хәбәрләр белән бөтен республика таныш булсын, сезнең мәрхәмәтле эш башкаруыгызны белеп торсыннар дисәгез, «Татар-информ» мәгълүмати агенствосының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге группасына (vk.com/tatarinform) кереп, анда хәбәрегезне калдырырга кирәк. «Татар-информ» журналистлары сезнең хәбәрегезне, һичшиксез, бастырып чыгаралар.
Яхшылыклар эшләргә ашыгыгыз, безгә сөйләргә онытмагыз, ә без аны бөтен Республикага таратачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев