Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Советының сигезенче утырышы үтте

5 сентябрьдә Тукай муниципаль район Советының сигезенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры урынбасары Расим Садыйков, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килгән иде. Утырышны муниципаль район...

Сессия башында район Советына Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутатлыкка сайланган шәхси эшмәкәр Равил Төхбәтуллинга һәм Борды авыл җирлегеннән сайланган КФХ башлыгы Анатолий Касакинга таныклыклар һәм район Советы депутаты значоклары тапшырылды.

Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга, 2030 елга кадәр планлы чорына социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм 2016 елның беренче яртысына социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында район башкарма комитетының беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Өстәмә докладлар белән Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе рәисе урынбасары Эльмира Низамиева чыкты.

Тукай муниципаль районының 2016 елның беренче яртысына бюджет үтәлеше турында һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева сөйләде. Ике сорау буенча да өстәмә докладлар белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе рәисе Мансур Сәхбиев чыгыш ясады.

Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Равия Габдуллина сөйләде.

«Тукай муниципаль районында пассажирлар йөртүне оештыру» мәсьәләсе буенча сүз Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәновага бирелде.

Район Советының аерым депутатларын даими комиссияләр составыннан чыгару һәм кертү мәсьәләсе каралды. Депутатлык вәкаләтләрен туктату сәбәпле, Борды авыл җирлегеннән депутат Рәдис Вәсимов социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссиядән чыгарылды, бу комиссиягә Равил Төхбәтуллин кертелде. Анатолий Касакин авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча комиссия составына кертелде.

Муниципаль вазифадагыларга һәм муниципаль хезмәткәрләргә эшләгән еллары өчен пенсиягә чыкканда бер тапкыр бирелә торган бүләкләү турындагы Нигезләмәнең (№23/11, 28.08.2013) үз көчен югалтуы хакында Калмия авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Нияз Гыйльфанов хәбәр итте.

Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Ольга Гончарова Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләргә түләү буенча Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында сөйләде.

Муниципаль вазифада эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү шартлары һәм күләме турындагы Нигезләмә хакында утырышта катнашучыларга Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Марат Фазылҗанов җиткерде.

Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Генадий Харитонов Тукай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фонды идарәсе составына үзгәрешләр кертү хакында чыгыш ясады.

Тукай муниципаль районында муниципаль милекне алу турында Кнәз авыл җирлеге депутаты, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Тамара Белова сөйләде.

Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Зиннур Сәгыйтов хокукый актларның үтәлешенә контрольне көчәйтү хакында сөйләде.

Тукай муниципаль районы казнасы турындагы Нигезләмәне раслау мәсьәләсе буенча сүз Түбән Суыксу авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад даими комиссиясе әгъзасы Наис Сәйфетдиновка бирелде.

2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына физик затларның салымнан керемнәреннән ТРсы Тукай муниципаль районы бюджетын тәэмин итү өчен өстәмә нормативлар белән билгеләнгән дотацияне алыштыру турында килешү хакында район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиеваның чыгышы тыңланды.

Утырышта карарлар кабул ителде. Муниципаль район Советының сигезенче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев