Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе тәмам. Нәтиҗәләр билгеле

Район авыл җирлекләрендә гомер итүче яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе ахырына якынлашты. Исегезгә төшереп үтәбез: бәйгедә уңган-булган, үз көчләре белән өй җиткергән, кош-корт, терлек асраган, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш үстергән унике гаилә катнашты. Гомәрәвлар, Исламовлар, Сәитовлар, Галиевлар, Лаврентьевлар һәм Маклаковларның гаиләләрендәге тормыш-көнкүреш, төзелеш эшләре ничек барганын газетаның...

Бәйгедә Суровка авылыннан Зөлфия һәм Данис Рәхимовлар катнашты. 2009 елда яңа йорт төзеп чыкканнар. Алар үз бакчаларында төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, ике улларын тәрбияләргә дә вакыт табалар. Бакчаларында хәтта барбарис куаклары үсеп утыра.

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Александр һәм Елена Нужиннар кечкенә уллары өчен махсус футбол мәйданчыгы, баскетбол уены өчен җайланмалар булдырганнар. Кайда карама, бөтен җирдә матурлык, төзеклек күзгә ташлана. Рәт-рәт төрле әкият геройларының сыннары тезелеп киткән. Ишегалды уртасында үз куллары белән ясалган кечкенә генә күл. Аның янына кош-корт сыннары, декоратив ташлар куйганнар. Күз явын алырлык. Гаилә белән бергә ял итү өчен шулай ук чатыр, мангал бар биредә.

Бордыдан Черновлар гаиләсе шулай ук бәйгедә теләп катнашты. Гаилә башлыгы үз куллары белән төрле искергән детальләрдән кечкенә генә тракторлар, машиналар җыю остасы булып тирә-юньгә танылган.

Яңа поселогында да барлык гаиләләргә өлге итеп куярлык, тырыш гаиләләр яши. Әлеге поселоктан бәйгедә өч гаилә катнашты. Шуның берсе - Хәйдәровлар. Үзе төзү буенча белгеч булгач, гаилә башлыгы Ленар кызыл кирпечтән менә дигән йорт салып куйган. Икенче гаилә - Гарифуллиннар. Өй кырларына килеп туктау белән, тимердән коеп эшләнгән капка күзгә ташлана. Ишегалды уртасында ике катлы мәһабәт йорт. Йорт эчендә эшләнгән базда уңган хуҗабикә Ләйсән кышка дип әзерләп куйган дистәләгән кайнатма, салатлар. Ике кечкенә малайлары өчен, яшьтән үк спорт белән дус булсыннар дип, күнегүләр ясау өчен җайланмалар да булдырганнар. Аеруча шушы ук поселокта яшәүче Козловлар гаиләсен әйтеп үтәсе килә. Чөнки аларның хуҗалыкларындагы матурлыкларны, иҗади табышларны бүтән җирдә күрергә туры килмәгән иде әле. Йорт хуҗасы Александр Ульяновск өлкәсеннән хәрби хезмәтен үтәргә поселокка җибәрелгән булган. Айгөл исемле чибәр кыз белән танышып, биредә калырга карар иткән. Хәзер үзе коткаручы булып эшли. Әлеге алтын куллы егетнең ниләр ясаганын күрсәгез сез! Агачтан кечкенә генә тегермән, бәләкәй чиләк белән чып-чын кое, бар гаиләсе белән сыярлык таган, сыерчык оясы, җимлекләр, гомумән, ни генә юк биредә! Хуҗалыкта терлек тә җитәрлек: үгез, тавыклар асрыйлар, чебешләре дә бар. Өйнең эче уңган-булган хуҗабикә Айгөлнең кул эшләре белән бизәлгән. Монда чигелгән, бәйләнгән, ябыштырылган әйберләр дә бар. Авылларда мондый күркәм гаиләләр яшәгәндә, тормышыбыз матур булачак, дигән өметтә каласы килә.

«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе тәмам. Шушы көннәрдә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Иске Абдул авылыннан Исламовлар гаиләсе беренче дип табылды. II урында - Яңа поселогыннан Козловлар гаиләсе. Өченче урын Яңа Бүләк авылыннан Галиевлар гаиләсенә бирелде. «Спорт сөюче гаилә» номинациясендә «Татарстан» совхозы поселогыннан Нужиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Шулай ук «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында да (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучыларның шәхси хуҗалыклары өчен тавыш бирү бер ай дәвамында барды. Анда 10555 тавыш белән Борды авылыннан Черновлар гаиләсе беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев