Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көненә багышланган төрле чаралар узды

Халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көненә багышлап, Кнәз авыл җирлегендә «Без Беслан фаҗигасен онытмыйбыз» дип исемләнгән хәтер шәме акциясе үтте. Билеге булганча, Беслан һәлак булучылар саны буенча иң масштаблы фаҗигаләрнең берсе булып тора. 2004 елның 1 сентябрь көнендә террорчылар 1100дән артык кешене камап алалар һәм ике көннән артык ябып тоталар....

Кнәз авыл җирлегендә узган акциядә IV сыйныф укучылары (Кнәз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер һәм башка укытучылар белән бергә) катнашты. Акция кысаларында Кнәз мәдәният йортында хәтер шәмнәре кабызылды, теракт корбаннары бер минут тынлык белән искә алынды. Аннары укучылар авыл китапханәсендә Беслан фаҗигасе белән бәйле документаль фильм карадылар, тоткыннарны азат итүдә катнашканнар батырлыгы турында сөйләштеләр. Әңгәмә вакытында укучыларның шәхси иминлегенә дә игътибар ителде. Гадәттән тыш хәл була калса, нишләргә, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар башкарырга икәнлеге, яшүсмерләргә кичектергесез хезмәтләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең телефоннары әйтелде, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көне уңаеннан, Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да чара узды. Интернат-йорт хезмәткәрләре тарафыннан «Террорчылыкка - юк» дип исемләнгән стенд, презентация ясалды. Аннары исә интернатта тәрбияләнүчеләр белән террорчылык темасына әңгәмә кордык, дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Шулай ук халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көненә багышлап, Калмия, Сәет, Сәмәкәй, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Иштирәк, Биклән, Шилнәбаш, Куады, Новотроицкое, Олы һәм Кече Шилнә, Калмаш, Мәләкәс, Мерәс авылларында да төрле чаралар узды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында укытучылар белән бергә балалар террорчылык турында әңгәмә кордылар, Беслан корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар, тынычлык символы булган торналар сурәтләрен агачларга элделәр, махсус документаль фильмнар карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев