Яңа подстанция тукайлыларга өстәмә эш урыннары бирәчәк
Районда электр энергиясе белән тәэмин итүче яңа объект - «Бигеш» подстанциясе куллануга тапшырылды. 220 киловаттлы подстанцияне эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Әлеге объектны төзүнең төп максаты - Түбән Кама районының нефтехимия комплексын электр энергиясе белән тиешле югарылыкта тәэмин итү. Яңа объект кулланылышка кертелгәннән соң, электр энергиясе җитмәү аркасында аварияләр чыгу куркынычы кимиячәк.
Яңа төзелешкә урын безнең районның Иштирәк авыл җирлеге территориясеннән сайланган. Объектның «Түбән Кама» подстанциясеннән ерак булмаган урында урнашуы электр челтәрләренә тоташтыру чыгымнарын киметү максатыннан эшләнгән. Төзү, җиһазлау һәм сынап карау эшләре барысы ике елга сузылган. Шушы ук вакытта «Щелоков-Бигеш», «Бигеш-ТАНЭКО», «Бигеш-Түбән Кама» югары вольтлы электр линияләре төзелгән. Болар «Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЭКО», «ТАИФ-НК» предприятиеләрен электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмаска булышлык итәчәк.
Подстанцияне ачуда шулай ук район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Рөстәм Закиров катнаштылар. Алар подстанция төзелүне районда яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары барлыкка килү буларак та билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев