7 март 2018 яңалыклары
-
Илмир Ямалов курайда өздерә - Мусабай-завод авылы Тукай районы ВИДЕО
-
Илмир Ямалов башкаруында татар халык көйләренә попурри ВИДЕО
Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете Илмир Ямалов үз туган авылында уздырган юбилей кичәсендә тамашачыларга халык көйләреннән торган попурри бүләк итте
-
Калмиядә бер гасырга якын сакланган яулык тарихын сөйләделәр
Калмия китапханәсендә төрле куӊелле кичәләр еш уткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әбиемнең ак яулыгы» исеме астында бик мавыктыргыч кичә узды. Ветераннарыбыз бәйгеләрдә дә уеннарда да актив катнаштылар. Кичәнеӊ 2 өлеше чәй өстәле артында утте. Әбиләребез башта матур итеп Көръән сүрәләрен укыдылар, аннан ветераннар советы рәисе Назыйф абый Кашбелов хатын-кызларны 8...
-
Сосновый Борда хоккей буенча дусларча уеннар үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында районның яшүсмерләр клубы хоккей буенча дусларча уеннар үткәрде. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап, «Тукайагрохимсервис» оешмасы директоры Р.М. Шәфигуллин призларына оештырылды. Ярышларда Яңа поселогы, Иске Абдул һәм Кнәз авыллары мәктәпләрендә укучылар катнашты. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынны Яңа поселогы хоккейчылары алды. Кнәз белән Иске Абдул авыллары...
-
«Тоннель» исерекләрне ачыклый
Дүшәмбе, 12 мартта, район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл-пост хезмәтенең аерым батальоны 2нче ротасы белән берлектә чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачаклар. Чара иртәнге сәгать 6.30дан 9га кадәр вакыт аралыгында Яр Чаллы - Водозабор юлының икенче километрында үтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларны ачыклауга аеруча зур игътибар бирәчәк....
-
Мусабай-Заводта «Яралар яңарган көн» исемле очрашу үтте
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Яралар яңарган көн» дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән көннәрен хәтерләрендә яңартып, иптәшләрен, һәлак булган дусларын, якташларын искә...
-
Ача белсәң, һәр балада сәләт бар
Менә 25 елдан артык инде районда балаларның «Балкыш» фестивале үткәрелеп килә. Бу чараның максаты - балаларның сәләтләрен ачу, аларга үсәргә, осталыкларын чарларга ярдәм итү, сәхнә культурасына өйрәтү, милли әдәби-мәдәни мирасны барлау, аларны халыкка тарату. Сайлап алу концертлары башта урыннарда узды. «Балкыш»ның зональ фестивальләре районның өч авыл жирлегендә уза. Беренчесе -...
-
“Риваять“ этно-төркеме Тукай районы Мусабай-Завод авылында чыгыш ясады ВИДЕО
"Риваять" этно-төркеме солисты, администраторы, Мусабай-Завод авыл җирлеге депутаты Илмир Ямаловның үз туган авылында узган иҗат кичәсендә сәхнәдәшләре чыгыш ясады.
-
Күзкәйдә Зәйнәп Фәрхетдинованың концерты булды
Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова Халыкара хатын-кызлар бәйрәме, Президент сайлаулары уңаеннан авылга бүләк-концерт белән килде. Мәдәният йортының тамашалар залында алма төшәрлек урын юк - хәтта күрше авыллардан да тамашачылар килгән иде. Җырчы инде халык теленә күчеп, сәхнәләрдә башкарыла торган «Ык буйлары», «Туган якка кайттым әле...» һәм башка танылган...
-
Газетаның басылып чыгу көне үзгәрә
Бу атнада укучылар газетаның бары тик бер генә санын алачак. Бу календарьдагы кызыл дата белән бәйле - 8 Март Россиядә Халыкара хатын-кызлар көне буларак бәйрәм ителә. 7 мартта, ягъни бүген, газета алдыручыларга «Якты юл» («Светлый путь») 20 битле булып, «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән бергә килә. Газетабыз җомга көнне чыкмаячак. Альтернатив...
-
Теләнче Тамак халкы үзләрендә район үзәге булу-булмавы белән кызыксынды
Теләнче Тамак авыл җирлегенең халык җыенында һәр авылга хас гадәти проблемалар күтәрелде. Халык юллар торышына тукталды, ремонтлыйсы участоклардан үзәк авылдагы зиратка керү юлын искә төшерде, агрофирманың авыр техникасы урамнарга кермәсен, бер дигән юлларны бозып бетермәсен иде, диделәр. Теләнче Тамактагы амбулаториядәге кайбер хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдылар, тәүлеклек эш оештырып булмыймы, дип...
-
Тукай районы Иҗтимагый советы үзенең состав санын арттырды
Агымдагы ел башыннан Тукай районы Иҗтимагый советы яңартылган составта үзенең утырышларын башлап җибәрде. Совет рәисе итеп районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, рәис урынбасары итеп район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, сәркатибе итеп «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Гөлчәчәк Вәлиева сайланды. Иҗтимагый...
-
Казанда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе була
"Гаилә" мәчетендә 8 мартта узачак бәйгедә иң кечкенә мөслимәләр дә, мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә катнашачак. (Казан, 6 март, "Татар-информ"). Казанда Гаилә мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 8 мартта 9:00 сәгатьтә Казанның Гаилә...
-
Рафис Борһанов: Тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының коллегия утырышы узды. (Казан, 6 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тел укыту мәсьәләсендә барысын да тыныч кына хәл итәчәкбез, дип белдерде. Бүген Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының коллегия утырышы алдыннан, Рафис Борһанов мәктәпләрдә тел укыту мәсьәләләре...
-
Рособрнадзор бер генә милли тел дә кыерсытылмаячак, дип вәгъдә итә
Тел мәсьәләсен уртага салып сөйләшә торган зур федераль киңәшмәләр әзерләнә. (Казан, 6 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Ике телле республикаларда телләр үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән зур федераль киңәшмәләр әзерләнә. Алар милли телләр проблемасын федераль дәрәҗәдә хәл итүгә юнәлтелә. Бу хакта бүген журналистларга Мәгариф һәм фән тармагында күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе...