Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай-Заводта «Яралар яңарган көн» исемле очрашу үтте

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Яралар яңарган көн» дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән көннәрен хәтерләрендә яңартып, иптәшләрен, һәлак булган дусларын, якташларын искә...

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Яралар яңарган көн» дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән көннәрен хәтерләрендә яңартып, иптәшләрен, һәлак булган дусларын, якташларын искә алдылар. Әлеге очрашуда Мусабай-Завод авыл җирлегеннән хәрби хезмәткә алынып, Әфганда хезмәтләрен үтәп кайткан хәрби хәрәкәт ветераннары Хәниф Вәлиев, Айрат Рәхимов, Альберт Хөсәенов, Фәнис Мәгъдәнов безнең очрашуда катнаша алмадылар. Алга таба без аларны үткәргән чараларыбызга чакырып, хатирәләре белән уртаклашуларын сорарбыз, дип ышанып каласы килә. Очрашуда без шулай ук Әфган җирләрендә ятып калган хөрмәтле якташыбыз Марат Фәрхетдиновны бер минутлык тынлык белән искә алдык, дип яза Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев