Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак халкы үзләрендә район үзәге булу-булмавы белән кызыксынды

Теләнче Тамак авыл җирлегенең халык җыенында һәр авылга хас гадәти проблемалар күтәрелде. Халык юллар торышына тукталды, ремонтлыйсы участоклардан үзәк авылдагы зиратка керү юлын искә төшерде, агрофирманың авыр техникасы урамнарга кермәсен, бер дигән юлларны бозып бетермәсен иде, диделәр. Теләнче Тамактагы амбулаториядәге кайбер хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдылар, тәүлеклек эш оештырып булмыймы, дип...

Теләнче Тамак авыл җирлегенең халык җыенында һәр авылга хас гадәти проблемалар күтәрелде. Халык юллар торышына тукталды, ремонтлыйсы участоклардан үзәк авылдагы зиратка керү юлын искә төшерде, агрофирманың авыр техникасы урамнарга кермәсен, бер дигән юлларны бозып бетермәсен иде, диделәр. Теләнче Тамактагы амбулаториядәге кайбер хәл итәсе мәсьәләләргә тукталдылар, тәүлеклек эш оештырып булмыймы, дип тә сорадылар. Ике пенсионер - берсе РайПОның элеккеге хезмәткәре, икенчесе күп еллар Сельхозтехникада хезмәт куйган кеше - Өлкәннәр көнендә игътибардан читтә калуларын белдерделәр. Йорт эчендәге газ җиһазлары тикшерелми, ләкин хезмәт күрсәткән өчен акча түлибез, дип тә дәгъва белдерделәр.

«Теләнче Тамакны Тукай районының үзәге итү турында сүз чыккан иде, мәсьәлә ничек тора?» - дип тә кызыксындылар залдан. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев әле бу эшнең якындагы планда булмавын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев