Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ача белсәң, һәр балада сәләт бар

Менә 25 елдан артык инде районда балаларның «Балкыш» фестивале үткәрелеп килә. Бу чараның максаты - балаларның сәләтләрен ачу, аларга үсәргә, осталыкларын чарларга ярдәм итү, сәхнә культурасына өйрәтү, милли әдәби-мәдәни мирасны барлау, аларны халыкка тарату. Сайлап алу концертлары башта урыннарда узды. «Балкыш»ның зональ фестивальләре районның өч авыл жирлегендә уза. Беренчесе -...

Концерт башлануга ук бакча тәрбиячеләре, мәктәп коллективларының бу үзенчәлекле ярышка бик җитди әзерләнүләре күренде. Быелгы фестивальдә сәхнәдә гаиләләр белән чыгыш ясаучылар булуы да матур күренеш булды. Рус, татар, башкорт, якут, керәшен халык иҗатын күрү районыбызның күп милләтле булуына ишарә иде, сәхнәдә, фольклор жанрына да мөрәҗәгать иткәннәр.

Мин фестиваль концертының һәр номерына анализ ясауны максат итеп куймадым - сәхнәгә чыккан һәр бала үзенчә талантлы. Фестивальнең мохите, жанрлар төрлелеге, шигырь номинациясендә патриотик шигырьләр яңгыравы, күмәк номерларның күп булуын, йолаларыбызны чагылдырган фольклор чыгышларның ихласлыгы күңелдә матур хис калдыра. Мин гомерем буе газетада мәдәният темасын алып бардым. Сәхнәдә беренче фестивальләрдә катнашкан үзешчәннәрнең кайберләре инде республиканың танылган артистлары булып танылды. Кем белә, бәлки әле көчле, матур аһәңле тавыш белән сокландырган Данил Әюпов (Калмия), Диана Бортникова (Калмаш), Амалия Вилданова (Кече Шилнә), Азалия Галимҗанова, Азилә Фәрхетдинова (Калмия) кебек яшь җырчыларыбыз да киләчәктә зур сәхнәләргә күтәрелер. Менә монда бер күзәтүемне әйтеп үтәсем килә: авыл баласының талантын ачу өчен бездә әле махсус мәктәпләр, сәнгать төрләре буенча остаханәләр юк. Калмия мәктәбендә байтак еллар район сәнгать мәктәбенең филиалы эшләп килә. Сер түгел, балаларның чыгышларында да махсус әзерлек үзен нык сиздерә. Җырчыларның тавышы куелган, вокаль-инструменталь ансамбль чыгышын белгеч әзерләгәнлеге сизелеп тора. Әнә бит, бакчага йөргәндә үк сәхнәдә үскән Ләйлә Авзалова (Күзкәй) шундый катлаулы куелган татар кызы биюен ничек оста башкарды. Бүгенге көндә кыз махсус хореография мәктәбенә йөри.

Кече Шилнә авылыннан рус халык җырлары ансамбле чыгышы сокландырды. Күңелдән генә утыз еллап төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап килгән «Сударушка» халык фольклор ансамбленә алмаш үсеп килә, дип уйлап куйдым.

«Витамин» бию ансамбле чыгышы да шактый чарланган, Күзкәй мәктәбенең «Шатлык» бию ансамбле бу юлы да бик матур бию куйган.

Фольклор коллективларга һич битараф кала алмыйм. Күзкәй мәктәбенең «Тамчы» фольклор ансамбле «Армиягә озату» темасын алган. Әйтергә кирәк, күпме милли йолаларны, халык уеннарын яңартканнар, чыгышның эчтәлегендә милләтебезнең байтак җәүһәрләре урын алган. Калмаш, Калмия мәктәпләре дә фольклор коллективларның чыгышына күп тырышлык куйганы сизелеп тора.

Фестиваль чыгышларга да, талантларга да бай булды. Жюрига иң-иңнәрен сайлап алу бик җиңел булмагандыр. Жюри дигәннән, аның составында чын җанатарлар иде: балалар белән бергә яндылар, бер арада киңәшләрен дә бирделәр, чыгышларга көч өстәп тордылар. Залда ниндидер иҗади бердәмлек хөкем сөрде.

Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев