Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә бер гасырга якын сакланган яулык тарихын сөйләделәр

Калмия китапханәсендә төрле куӊелле кичәләр еш уткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әбиемнең ак яулыгы» исеме астында бик мавыктыргыч кичә узды. Ветераннарыбыз бәйгеләрдә дә уеннарда да актив катнаштылар. Кичәнеӊ 2 өлеше чәй өстәле артында утте. Әбиләребез башта матур итеп Көръән сүрәләрен укыдылар, аннан ветераннар советы рәисе Назыйф абый Кашбелов хатын-кызларны 8...

Калмия китапханәсендә төрле куӊелле кичәләр еш уткәрелә. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әбиемнең ак яулыгы» исеме астында бик мавыктыргыч кичә узды. Ветераннарыбыз бәйгеләрдә дә уеннарда да актив катнаштылар. Кичәнеӊ 2 өлеше чәй өстәле артында утте. Әбиләребез башта матур итеп Көръән сүрәләрен укыдылар, аннан ветераннар советы рәисе Назыйф абый Кашбелов хатын-кызларны 8 март бэйрәме белән тәбрикләде. «Киңәш» клубы җитәкчесе Гөлбостан апа Кашбелова ак яулык турында бик матур шигырь укыды. Бергәләп яулык турында җырлар җырладык. Яулык бәйләу серләрен өйрәндек, яулык тарихы белән танышып киттек. Һәр әби узенеӊ башындагы шәлъяулыкларыныӊ үз тарихын сөйләде. Кайсыларына улы яки кызы беренче хезмәт хакын алгач буләк иткән, кайсылары килен, кияү буләген бәйләгән. Ә менә Гөлбостан апа, сандык төбеннән ярты гасырдан артык сакланган әнисенеӊ борынгы яулыгын алып килгән иде. Яулык кына димә, җылы иӊнәрне каплаган бу шәлъяулыклар-изге хәтирәләр, яшьлек еллары, гомер сукмаклары ядкәре. Кичә барышында әби-әниләргә багышланган шигырь-җырлар биредә хөкем сөргән тойгыларга тәӊгәл килде.Әбиләр тәмле коймак белән чәй өстәле янында рәхәтләнеп серләштеләр. Бу кичәләр истәлеге, күңелләрдә изге хәтирә булып сакланыр, дип яза безгә Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев