Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә Зәйнәп Фәрхетдинованың концерты булды

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова Халыкара хатын-кызлар бәйрәме, Президент сайлаулары уңаеннан авылга бүләк-концерт белән килде. Мәдәният йортының тамашалар залында алма төшәрлек урын юк - хәтта күрше авыллардан да тамашачылар килгән иде. Җырчы инде халык теленә күчеп, сәхнәләрдә башкарыла торган «Ык буйлары», «Туган якка кайттым әле...» һәм башка танылган...

«Үзгәреш җилләре» фестивале лауреаты Илгиз Шәйхразиевнең заманча җырларын, башкару осталыгын тамашачылар алкышларга күмде, аны кабат сәхнәгә чакырдылар. «Казан кичләре» бию ансамбле төрле милләт биюләре белән халыклар, мәдәниятләр дуслыгын чагылдырды, ә башкару осталыклары сокланып туя торган түгел. Концерт программасы бик кыска булса да, безнең, ягъни тамашачылар өчен бер җилкенеп тә, моңаеп та алу булды ул.

Концертны Айрат Садыйков алып барды. Ул бер караганда биеп тә, акробатик номер да күрсәтеп алды. Бәйрәм концертына килгән район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, Казан кунакларына рәхмәт әйтеп, тамашачыларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тә көтеп алган кунагыбыз Зәйнәп Фәрхетдиновага, аның төркемдәшләренә ихлас рәхмәтен әйтеп, чәчәк бәйләме тапшырды. «Рәхмәт, чын бәйрәм булды бу, күрше авыллардан да килгәннәр. Көндәлек мәшәкатьләрне куеп торып, мәртәбәле җырчылар, биючеләр чыгышларын карау - үзе бер дөнья рәхәте. Әле алда бәйрәм чаралары булыр, шулай да бүген үк барыгызны да 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Гаиләләрегезгә, үзегезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар теләп калам», - диде ул. Зал аның сүзләрен алкышларга күмде.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев