Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Иҗтимагый советы үзенең состав санын арттырды

Агымдагы ел башыннан Тукай районы Иҗтимагый советы яңартылган составта үзенең утырышларын башлап җибәрде. Совет рәисе итеп районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, рәис урынбасары итеп район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, сәркатибе итеп «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Гөлчәчәк Вәлиева сайланды. Иҗтимагый...

Агымдагы ел башыннан Тукай районы Иҗтимагый советы яңартылган составта үзенең утырышларын башлап җибәрде. Совет рәисе итеп районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, рәис урынбасары итеп район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, сәркатибе итеп «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Гөлчәчәк Вәлиева сайланды.

Иҗтимагый совет үзенең агымдагы елга эш планын, бурычларын билгеләде. Мәсәлән, район территориясендә урнашкан хезмәт күрсәтү оешмаларының эшчәнлек сыйфатын тикшерү. Бу нисбәттән, планга кайбер үзгәртүләр кертү кирәклеге дә ассызыкланды. Эш төркемендә әлегә 7 кеше исәпләнә, тик әлеге санны арттыру тәкъдиме яңгырады. Ройон Советының чираттагы утырышында әлеге мәсьәлә депутатлар хөкеменә чыгарылды. Һәм Иҗтимагый советның эш төркеме составы 15 кешегә кадәр арттырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев