4 август 2017 яңалыклары
-
«Хәниясез тормышны башлау бик авыр булыр инде» — Габделхәй Биктаһиров
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. Әлфия апаның вафатыннан соң сөйләшүебездә: "Бик елыйм әле, дустым… Авыр. Әлфия апа мине дәвамчым дигән иде"… дип әйткән иде. Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте. Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы...
-
Балык пирогы
Камыр өчен: 1 стакан су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем чүпрә, он. Эчлек өчен: 150 г дөге, 2 банка «Сайра» яки башка төрле балык консервы, 3 пешкән йомырка, 1 суган, тоз, борыч. Камыр басарга һәм җылы урынга куярга. Дөгене...
-
Калмия авылы балалары дуслык турында сөйләштеләр
30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Якын дус, чын дуслык турында күпме генә сөйләшсәк тә артык булмас кебек. Чөнки бүгенге заманда дуслык төшенчәсенең асылы югала барган кебек тоела миңа. Кайбер әти-әниләр авызыннан: «Ул фәләннең баласы, аның белән аралашма», яисә «Әнә фәләннең баласы белән дус бул, аның әти-әниләре...
-
«Кама» агрофирмасы киләсе дүшәмбедән бөртеклеләрне уруны һәм чөгендер җыюны башларга планлаштыра
Бүген «Агрокөч» холдингының орлык заводы бөртек кабул итәргә әзерләнә. Холдинг составына кергән «Кама» агрофирмасы киләсе дүшәмбедән уракка төшәргә җыена. Быел биредә бөртеклеләрдән күпме уңыш көтәләр, орлык заводы никадәр ашлык кабул итә ала, күләмнәр артачакмы - урып-җыю кампаниясе алдыннан агрофирма һәм орлык заводы җитәкчеләре журналистлар белән шул хакта сөйләште. Хуҗалык, бөртеклеләрдән...
-
Новотроицкоеда беренче сыйныфлар быел яңартылган бинада белем алачак
Бүген Новотроицкое мәктәбенең элек «Балкыш» лагере буларак эшләгән канатында тулы көченә ремонт эшләре бара. Бу бинада мәктәпнең башлангыч сыйныфлары өчен ике кабинет һәм балалар бакчасы өчен ике төркем бүлмәсе ачу күздә тотыла. Авылда балалар саны арта бару район, авыл җирлеге, мәгариф учреждениеләре җитәкчелеген әнә шундый карарга китерде. Ремонт эшләре республика...
-
Милли Шура рәисе итеп якташыбыз Васил Шәйхразиев сайланды
Бу көннәрдә татар иле җәмәгатьчелеге мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена җыелды. Чәршәмбе делегатларны кабул итү узды. Шулай ук гаилә, демография, милли тәрбия темаларына фикер алышу булды, «Казанның 1000 еллыгы музее»нда «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы» дигән түгәрәк өстәл эшләде. Делегатларның бер өлеше ТР Фәннәр...
-
Боерган авылы балалар бакчасында бер атнага сузылган проблеманы ярты көндә төзәттеләр
Боерган авылында бер атна дәвамында балалар бакчасы эшләмәгән, биредә су белән тәэмин итү системасына зыян килгән һәм бакча сусыз калган. Бу турыда чәршәмбе көнне хакимияттә район бүлекләре һәм хезмәтләре башлыклары катнашында үтә торган киңәшмәдә билгеле булды. Район башлыгы Васил Хаҗиев балалар бакчасының бер көн эшләмәве дә гадәттән тыш хәл дип...
-
Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышуның серен ачты
Талантлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов турында нинди генә имеш-мимешләр ишетелмәде. Ниһаять, Ришат гайбәтләргә нокта куярга булды. Аны хатыныннан аерылган, эчүгә сабышкан дип тә сөйләделәр. Артистның тормышында, чынлап та, зур үзгәрешләр булган. - Ришат, тормыш иптәшең белән аерылышуыгыз дөресме? - Әйе. Бер ел элек аерылыштык. - Сәбәбе нидә? - Артист кеше булгач,...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 4 август көнне, Тукай районында кояшлы, тик күк йөзендә болытлар да күренәчәк. Явым-төшем юк. Һава температурасы көндез 25 градус җылы, төнлә +17 градус. Җил тизлеге секундына 5 метрга кадәр. Иртәгә кичен исә яшенле яңгыр явуы көтелә, дип фаразлый sinoptik.com сайты.