Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылы балалары дуслык турында сөйләштеләр

30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Якын дус, чын дуслык турында күпме генә сөйләшсәк тә артык булмас кебек. Чөнки бүгенге заманда дуслык төшенчәсенең асылы югала барган кебек тоела миңа. Кайбер әти-әниләр авызыннан: «Ул фәләннең баласы, аның белән аралашма», яисә «Әнә фәләннең баласы белән дус бул, аның әти-әниләре...

30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Якын дус, чын дуслык турында күпме генә сөйләшсәк тә артык булмас кебек. Чөнки бүгенге заманда дуслык төшенчәсенең асылы югала барган кебек тоела миңа. Кайбер әти-әниләр авызыннан: «Ул фәләннең баласы, аның белән аралашма», яисә «Әнә фәләннең баласы белән дус бул, аның әти-әниләре җитәкче урыннарда эшлиләр», дигән тузга язмаган сүзләрне ишеткәнем бар. Шушы сүзләрдән соң баласына юньле-башлы киңәш бирә белмәүче әти-әниләрне гаепләргәме, әллә аралашу, үзенә дуслар таба алмый йөргән бер гаепсез баланы кызганыргамы? Аңламассың... Менә шушыларны, гомумән, бүгенге заманны да истә тотып, балаларда бер-берсе арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, дуслыкның кадерен белергә өндәү максатыннан чыгып, Калмия китапханәсендә балалар белән берлектә «Безнең дуслык - нык дуслык, безнең дуслык - чын дуслык» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Мавыктыргыч уеннар, кызыклы бәйгеләрдән торган чаралар оештырылды: җыелган балалар акбур белән рәсемнәр ясады, табышмак чишү уенында актив булды, дуслык турында җырлар җырлады. Аннан соң балалар белән бергәләшеп дуслык турында слайд-шоу карап киттек, әңгәмә оештырдык, фикерләребезне уртага салып сөйләштек.

Әлеге чара, чын мәгънәсендә, дуслык бәйрәме булды. Калмия авылы мәктәбенең китапханәчесе Фәридә Әдиятова балаларга төпле киңәшләрен бирде, дуслык кадерен сакларга һәм якларга кирәклеген белдерде. Моннан соң балалар берсеннән-берсе кызыклы уеннарда да бик теләп катнаштылар. Дус-иптәшләренең уңай якларын санадылар, матур сүзләрен кызганмадылар. Гомумән, бәйрәмдә рәхәтләнеп ял иттеләр балалар. Ә аларның күтәренке кәефләрен күрү, шат авазларын ишетү без - оештыручыларның йөрәкләренә сары май булып ятты, дип хәбәр итә Калмия авылының китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев