Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерган авылы балалар бакчасында бер атнага сузылган проблеманы ярты көндә төзәттеләр

Боерган авылында бер атна дәвамында балалар бакчасы эшләмәгән, биредә су белән тәэмин итү системасына зыян килгән һәм бакча сусыз калган. Бу турыда чәршәмбе көнне хакимияттә район бүлекләре һәм хезмәтләре башлыклары катнашында үтә торган киңәшмәдә билгеле булды. Район башлыгы Васил Хаҗиев балалар бакчасының бер көн эшләмәве дә гадәттән тыш хәл дип...

Боерган авылында бер атна дәвамында балалар бакчасы эшләмәгән, биредә су белән тәэмин итү системасына зыян килгән һәм бакча сусыз калган.

Бу турыда чәршәмбе көнне хакимияттә район бүлекләре һәм хезмәтләре башлыклары катнашында үтә торган киңәшмәдә билгеле булды.

Реклама

Район башлыгы Васил Хаҗиев балалар бакчасының бер көн эшләмәве дә гадәттән тыш хәл дип белдерде, җаваплы затларны каты тәнкыйтькә тотты, мәсьәләне кичектергесез рәвештә контрольгә алырга, аварияне тиз арада бетерергә, бакчаны ачарга боерды.

Шул ук көнне «Тукайтеплогаз» оешмасы хезмәткәрләре урынга чыкты. Коммуналь оешманың директоры Мөсәнниф Хановның әйтүенчә, биредә мәктәп белән бакчаның су белән тәэмин системасы уртак, арадагы тимер торба тишелеп, шуннан су аккан булган. Барлыгы 45 метр арада торба шул ук көнне полипропиленга алыштырылган. Бакчага су җибәрелгән, пәнҗешәмбе көнне учреждение балаларны кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X