«Кама» агрофирмасы киләсе дүшәмбедән бөртеклеләрне уруны һәм чөгендер җыюны башларга планлаштыра
Бүген «Агрокөч» холдингының орлык заводы бөртек кабул итәргә әзерләнә. Холдинг составына кергән «Кама» агрофирмасы киләсе дүшәмбедән уракка төшәргә җыена. Быел биредә бөртеклеләрдән күпме уңыш көтәләр, орлык заводы никадәр ашлык кабул итә ала, күләмнәр артачакмы - урып-җыю кампаниясе алдыннан агрофирма һәм орлык заводы җитәкчеләре журналистлар белән шул хакта сөйләште. Хуҗалык, бөртеклеләрдән...
Агрофирманың җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов журналистларга чөгендернең 36 төрле сорты утыртылган 30 гектарлы сынау басуын күрсәтте. Басуга килер алдыннан чиләкләп яңгыр коеп китү сәбәпле, буразна арасына кереп булмады, ләкин Рәшит Васил улы үсентеләрнең инде өлгерүен билгеләп үтте.
Чөгендер куе һәм эре, шуңа күрә уңыш та мул булыр дип көтелә. Шуны истә тотып, Зәй шикәр заводы да быел кабул итүне алданрак башларга булган. Узган ел, мәсәлән, холдинг чөгендер җыюга сентябрь аенда гына чыккан иде әле.
«Кама»да бу культураның мәйданы узган елдан 500 гектарга арттырылган. Чөгендерне сентябрьгә кадәр һәр көнне уртача 900 тонна җыеп, шикәр заводына озатырга планлаштыра агрофирма. Сентябрь башыннан исә урып-җыю эшләрен тәүлеклек режимга күчерергә уйлый. Җәмгысе «Кама»ның барлык басуларыннан 150 мең тонна татлы тамыразык җыярга планлаштыралар. Узган ел бу күрсәткеч, корылык белән бәйле рәвештә, 105 мең тонна, аннан алдарак 124 мең тонна булган. Быел агрофирма чөгендернең 17 төр сортын чәчкән. Сынау басуында чәчелгән сортларның тишелешен, уңышын тикшергәннән соң, киләсе елга аннан тагын яңа сортларны сайлап алачаклар.
Бөртеклеләрне исә агрофирма быел барысы 17 мең гектарда чәчкән. Бу культуралар буенча гектарыннан уртача 43 центнер уңыш алуны, тулаем җыемны 73 мең тоннага җиткерүне максат итеп куйганнар агрофирмада.
«Кама» - орлыкчылылык предприятиесе. «Агрокөч» холдингы, шул исәптән «Кама» басуларыннан суктырылган барлык бөртек шушы орлык заводына кайта. Әйтергә кирәк, завод бары тик холдинг составындагы предприятиеләрдән генә ашлык кабул итә.
Журналистларга ашлык кабул итү линияләрен дә күрсәттеләр. Аларга бер үк вакытта өч төрле культураны кертергә була. Матбугат чаралары вәкилләре чистарту, калибровкалау һәм агулау эшләре башкарыла торган орлык цехын, бөртек саклау урыннарын, склад комплексларын да карадылар.
- Барлык орлыкның 25 проценты сатуга китә. Холдингка орлыклык материал сорап Башкортстаннан, Мәскәү өлкәсеннән, Мордовиядән һәрдаим мөрәҗәгать итәләр. Тукай, Мөслим, Зәй, Лениногорск, Чирмешән, Норлат районнары фермерларын да оешма орлык белән тәэмин итә, - дип аңлата «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.
Беренче булып орлык заводына көзге бодай кайтачак, аннары холдингта арпа җыюга керешәчәкләр. Соңрак язгы бодайны суктыру башлана, бу культураның Ульяновск сортларыннан уңыш аеруча яхшы чыга, дип билгеләп үтә агрофирма директоры. Аннан соң люпин, рапсны җыячаклар. Бүгенге көндә май алу өчен кулланыла торган шепкән (рыжик) культурасын уру һәм суктыру дәвам итә.
- Аннан гектарыннан уртача 17 центнер уңыш чыга, уртача 10,5 процент дымлылык белән керә - моны инде әзер орлык дисәң дә хата булмый, - ди Рәшит Хәбетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев