Балык пирогы
Камыр өчен: 1 стакан су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем чүпрә, он. Эчлек өчен: 150 г дөге, 2 банка «Сайра» яки башка төрле балык консервы, 3 пешкән йомырка, 1 суган, тоз, борыч. Камыр басарга һәм җылы урынга куярга. Дөгене...
Камыр өчен: 1 стакан су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем чүпрә, он.Эчлек өчен: 150 г дөге, 2 банка «Сайра» яки башка төрле балык консервы, 3 пешкән йомырка, 1 суган, тоз, борыч.
Камыр басарга һәм җылы урынга куярга.
Дөгене бүрттерергә, салкын су белән юарга, балык консервын зуррак савытка салып, чәнечке белән изгәләргә, йомырканы шакмаклап турарга. Барысын бергә болгатып, тоз һәм борыч сибәргә. Камыр күтәрелгәч, икегә бүлеп җәяргә, үсемлек мае белән майланган табага салырга, эчлекне җәяргә, өстенә камыр капларга.
Фото m.e1.ru сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев