Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Новотроицкоеда беренче сыйныфлар быел яңартылган бинада белем алачак

Бүген Новотроицкое мәктәбенең элек «Балкыш» лагере буларак эшләгән канатында тулы көченә ремонт эшләре бара. Бу бинада мәктәпнең башлангыч сыйныфлары өчен ике кабинет һәм балалар бакчасы өчен ике төркем бүлмәсе ачу күздә тотыла. Авылда балалар саны арта бару район, авыл җирлеге, мәгариф учреждениеләре җитәкчелеген әнә шундый карарга китерде. Ремонт эшләре республика...

Новотроицкоега барганга атнадан артык вакыт үтте. Без килгәндә авылның үзәгендә берничә ноктада төзелеш кайный иде. Кергәндә үк ял паркы төзиләр, ул парклар һәм скверлар төзү буенча республика программасы кысаларында эшләнә. Башка җирлекләрдәге парклар белән чагыштырганда, монда ул шактый киң территорияне били, өлешләргә бүленеп төзелә.

Татарстанда авыл җирлекләре биналары төзү буенча да программа эшли башлаган иде - новотроицкоелыларга анда эләгү бәхете дә насыйп булды. Бүген искесеннән ерак түгел урында яңа бина күтәрелеп килә. Җирлек башлыгы Рима Волкованың әйтүенчә, элеккеге бинага узган гасырның 70нче елларында ук нигез салынган, бүген бик иске, авария хәлендә булган, ремонтлап кына проблеманы хәл итү мөмкин булмаган. «Программаның эшли башлавы һәм аңа эләгү безнең өчен нәкъ вакытында булды», - ди Рима Рәис кызы. Проектның суммасы 4 млн 329 мең сумны тәшкил итә.

«Балкыш» лагерен мәктәп кабинетларына һәм бакча төркемнәренә үзгәртүдә подрядчы оешма эшчеләре иртәнге сәгать 6дан төнге 10-11ләргә кадәр эшлиләр. Чөнки эш күләме шактый, ә объект августта тапшырылырга, 1 сентябрьгә балаларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Бина тулысынча яңартыла: стена-түшәмнәр ясала, яңа ишек-тәрәзәләр куела, түбә ябыла, су, җылылык белән тәэмин итү, канализация системалары яңадан ясала, керү урыны яңа төс ала. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 6,5 млн сум күләмендә финанс чаралары бүленә.

Новотроицкое мәктәбе директоры Әдип Низамовның әйтүенчә, биредә киләсе уку елында барысы 200ләп бала укыр дип көтелә. Беренче сыйныфка гариза бирүчеләр саны якынча 30 кеше. Яңа бинада ике параллельгә бүленеп, нәкъ менә алар утырачаклар. «Бу канат элек тә башлангычлар блогы иде, хәзер яңадан шуңа кайтабыз», - ди Әдип Әнвәр улы.

Бакча өлешендә исә кече һәм урта төркемнәр урнашачак. Ике группага барысы 57 бала булыр дип ниятләнә. Бакчада балалар саны арту күз алдында: узган ел 82 сабый йөрсә, быел аларның саны, бүгенге мәгълүматлар буенча, 116 бала. Бакчада тәрбияләнүчеләрнең туклануы да шушы бинада булачак - кече тәрбиячеләр азыкны махсус термосларда бирегә йөртәчәк. Бакча мөдире Татьяна Гусеваның әйтүенчә, инде җиһазлар белән ярдәм итәргә ризалык бирүче иганәче дә табылган. Хәйрияче 680 мең сумлык мебель китерергә вәгъдә биргән. Бу - шкафлар, йокы бүлмәләренә караватлар, өстәлләр, урындыклар - кыскасы, кирәкле барлык җиһазлар дигән сүз. Шулай ук икенче бер иганәче уенчыклар һәм спорт инвентарьлары белән булышырга ышандырган. Ул да нәниләргә бүләген шушы көннәрдә китерергә тиеш.

Параллель рәвештә Иске Дөрешнең мәктәп бинасында да «Балкыш» лагерен урнаштырыр өчен реконструкция эшләре бара. Проект шулай ук республика бюджетыннан финанслана, күләме - 3,2 млн сумлык. Без барганда подрядчы оешманың егетләре түбә ябуны төгәлләп киләләр, шулай ук бина эчен ремонтлау бара иде. Монда да, түбә ябудан тыш, стена, түшәм, идәннәр яңартылачак.

Иске Дөрештә хәзерге көндә башлангыч сыйныфлар гына белем ала. Урта белем белем бирү мәктәбеннән башлангычка калдырылгач, монда урыннар бушаган, лагерь өчен тирә-як табигать тә матур. Тагын уңай як - биредә лагерьның мәйданы да Новотроицкоедан киңрәк булачак. Шулай итеп, киләсе җәйгә «Балкыш» лагере Иске Дөреш авылында ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев