Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли Шура рәисе итеп якташыбыз Васил Шәйхразиев сайланды

Бу көннәрдә татар иле җәмәгатьчелеге мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена җыелды. Чәршәмбе делегатларны кабул итү узды. Шулай ук гаилә, демография, милли тәрбия темаларына фикер алышу булды, «Казанның 1000 еллыгы музее»нда «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы» дигән түгәрәк өстәл эшләде. Делегатларның бер өлеше ТР Фәннәр...

Бу көннәрдә татар иле җәмәгатьчелеге мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена җыелды.

Чәршәмбе делегатларны кабул итү узды. Шулай ук гаилә, демография, милли тәрбия темаларына фикер алышу булды, «Казанның 1000 еллыгы музее»нда «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы» дигән түгәрәк өстәл эшләде. Делегатларның бер өлеше ТР Фәннәр академиясендә - «Татар рухы: тел һәм мирас», Татарстан Мәдәният министрлыгында - «Татар эшмәкәрләре һәм иганәчелек» темасына үзара фикер алышты. Кичә исә делегатлар М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына пленар утырышка җыелды. Аның эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты. Тукай муниципаль районыннан Корылтай эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев һәм Конгрессның Тукай районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева да катнаша.

3 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды пленар утырышында беренче тапкыр Милли Шура составы сайланды. Аның рәисе вазифасына ТР Премьер-министры урынбасары, якташыбыз Васил Шәйхразиев тәкъдим ителде. Газетабызның сайтында Корылтай эше яктыртылып бара, чит илләрдән килгән милләттәшләребезнең уй-фикерләре, борчыган сораулары белән дә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев