4 май 2018 яңалыклары
-
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен...
-
Чираттагы рейд – Сарман трассасында
7 майда, дүшәмбе көнне, район ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» дип аталган чираттагы рейдка чыгачаклар. Чара Яр Чаллы - Сарман трассасының җиденче километрында үтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын тагуына аерата игътибар итәчәк. Шулай ук җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре күз уңында булачак.
-
Административ комиссия тукайлыларга 24 протокол төзегән
Санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия шәхси хуҗалыкларның торышын карап, тикшереп йөри. Административ хокук бозу Кодексының (КоАП) 3.6 (авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен, көнкүреш калдыкларын дөрес урнаштыру муниципаль кагыйдәләрен бозу) һәм 3.17 (өй яннарындагы яшел зоналарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына, этләр йөртү өчен каралган мәйданчыкларга, шулай...
-
Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак
Имам-хатыйблар мөнбәрдән совет чоры мөселманнарының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга керткән өлеше хакында сөйләячәк. Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте...
-
Р.Миңнеханов хезмәт алдынгыларына, сугыш ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырды
Барлыгы 44 кеше дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 44 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. "Бу чараның май бәйрәмнәрендә узуы символик мәгънәгә ия. 1 май көнне без хезмәт алдынгыларын, 9 май көнне 1945 елда тәмамланган сугышта җиңүчеләрне хөрмәтлибез. Бөек Ватан сугышы...
-
Пенсионерлар арасында спартакиада үтә
Бүген, 4 май көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында район пенсионерлары арасында VII спартакиада оештырыла. Катнашучылар җиңел атлетика, өстәл теннисы, ату, дартс, берләштерелгән эстафета спорт ярышлары буенча көч сынашачак. Җиңү яулаган пенсионер-спортчылар - грамота һәм медальләр, ә призлы урыннар алган командалар кубок һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларны теркәү сәгать...
-
Сабан туе яланында һәм балалар лагере территориясендә өмә узды
Узган атнаның шимбә көнендә, аязучан яңгырлы һава булуына карамастан, район Сабан туе уза торган Кызыл Байрак авылы яланында һәм тиздән үз ишекләрен ачачак Иске Дөреш балалар лагере территориясендә кызу өмә үткәрелде.
-
«Кама» агрофирмасында бүген басуларны тырмалыйлар, иртәгә чәчүгә чыгарга ниятлиләр
Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәр ачылып, җирләр кипкәнне - чәчүгә төшәр көнне көтә. «Әлегә басулар юеш, анда кереп, туфракны таш итеп катырганчы, бераз сабыр итүең хәерле. Шуңа күрә предприятие җитәкчеләрен ашыктырмыйбыз да. Һәр хуҗалыкның үз үзенчәлеге, агрономнары кайсы басуга кайчан керәчәкләрен яхшы белә. Иң мөһиме - предприятиеләр дә, фермер хуҗалыклары...