Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Җиңү көненә багышланачак

Имам-хатыйблар мөнбәрдән совет чоры мөселманнарының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга керткән өлеше хакында сөйләячәк. Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте...

Имам-хатыйблар мөнбәрдән совет чоры мөселманнарының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга керткән өлеше хакында сөйләячәк.

Бүген Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап укылачак. Имам-хатыйблар мәчет мөнбәрләреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш афəте кичергән барлык ветераннарны тәбрикләячәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам-хатыйблар мөнбәрдән Ватанга тугрылык һәм Җир шарындагы тынычлык хакына батырлык үрнәкләре турында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен совет чоры мөселманнарының керткән өлешләре хакында сөйләячәк.

СССР вакытында мөфти булып торган Габрахман хәзрәт Рәсүлевның мөселманнарны дошманга каршы көрәшкә чакырып чыгарган фәтвасына һәм танклар ясау өчен шәхси 50 мең сум акча бүлеп чыгару гамәле турында аерым әйтеләчәк. Вәгазь барышында Татарстан имамнары Ватанны саклау, туган илеңне сөю турында Коръән аятьләре, хәдисләр китерәчәк.

​Җомга намазы ахырында дәһшәтле сугыш елларында якыннарын югалтканнарның, яу кырында ятып калганнарның һәм ахирәткә күчкән ветераннарның, тел хезмәтчәннәренең, хәбәрсез югалганнарның рухларына дога кылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев