«Кама» агрофирмасында бүген басуларны тырмалыйлар, иртәгә чәчүгә чыгарга ниятлиләр
Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәр ачылып, җирләр кипкәнне - чәчүгә төшәр көнне көтә. «Әлегә басулар юеш, анда кереп, туфракны таш итеп катырганчы, бераз сабыр итүең хәерле. Шуңа күрә предприятие җитәкчеләрен ашыктырмыйбыз да. Һәр хуҗалыкның үз үзенчәлеге, агрономнары кайсы басуга кайчан керәчәкләрен яхшы белә. Иң мөһиме - предприятиеләр дә, фермер хуҗалыклары...
Бүген хуҗалыклар күпьеллык үләннәргә, язгы чәчү мәйданнарына минераль ашламалар кертү белән мәшгуль. Кичәге көнгә районда барысы 11 мең 500 гектар җир тукландырылган иде. Аның 8 мең гектары - язгы чәчү җирләре, 3,5 меңе - күпьеллык үләннәр. Кайбер хуҗалыклар тырмалауга чыга башлады. Барлыгы 7 мең гектардан артык җир тырмаланды. Аның 2,5 мең гектарга якыны «Кама» агрофирмасына туры килә.
Предприятиенең арпа чәчеләсе җирен тырмалаучылар янына пәнҗешәмбе көнне без дә барып кайттык. Тукталышыбыз Новотроицкое бүлекчәсе территориясендә - орлык заводы янындагы участокта булды. «Бу 135 гектарлы басу. Механизаторыбыз Фәйзелхак Сафин биредә өченче көнен эшли инде. Басу юеш шул әле. Азапланып булса да, кичә 20 гектарны үтте. Тырмалау - иң авыр эш бит ул, җир кипмәгән вакытта бигрәк тә. Механизаторларыбызга зур рәхмәт, тырышалар, эшлиләр», - дип аңлата-аңлата басуга алып керә бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов. Тырмага, чыннан да, шактый балчык ияргән, туктап-туктап чистартырга кирәк. Тракторчы - «Кама» агрофирмасында күп еллар иген үстерүдә эшләүче Сәмәкәй егете Фәйзелхак Сафинны җитәкчесе белән бергәләп фотога төшерәбез.
«Бүген кырларда барысы 13 тырма агрегаты эшли», - дип мәгълүмат бирүен дәвам итә Равил Фәйзехан улы. ХПК-1дә, шулай итеп, ике көнгә 700 гектардан артык җирне тырмалый алганнар. Быел бу бүлекчә кырларында 1341 гектарда көзге бодай, 1800 гектарда - арпа, 1824 гектарда язгы бодай үсәчәк.
Ә, гомумән, агрофирманың бөртеклеләр өчен билгеләнгән мәйданы 15599 гектарны тәшкил итә. «Кама» шулай ук районның шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыгы. Дөрес, кайбер сәбәпләр аркасында, бу культураның мәйданын быел бераз киметергә туры килгән, ул 2992 гектарда игеләчәк. Ләкин уңышлылыкны арттыру максаты куелган - камалылар быел бер гектардан уртача 440 центнер татлы тамыразык алу максатын куя. Моның өчен минераль ашламалар кертү күләме арттырыла, технология тагын да камилләштерелә.
Бу культураларга өстәп, агрофирмада рапс чәчелә, быел шулай ук борчаклыларның ике яңа төрен сынап карарга ниятлиләр: кошчылык фабрикалары өчен соя һәм нут борчаклары үстереләчәк. Алар 150шәр гектар мәйданны биләячәк. Болар - бәяләре шактый югары булган, табышлы культуралар, дип билгеләп үтә агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов.
Тырмалау белән беррәттән бүген «Кама»да беренче кат тукландырылган җирләргә үсемлекләрне төрле чирләрдән саклаучы фунгицидлар һәм микроэлементлар кертү бара.
«Кәефебез начар түгел. Яңгырлар да кирәк иде. Дым туплау өчен бик яхшы булды соңгы вакыттагы явымнар. Көне җылы булса, басу тиз җилли ул. Чәчүгә чыгарга предприятие тулысынча әзер, ягулык-майлау материаллары да запас белән әзерләнгән, кадрларда да җитмәүчелек юк, - ди Рәшит Хәбетдинов. Һава торышы уңай торса, агрофирма иртәгә чәчүне башларга - люпин басуына чыгарга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев