Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Административ комиссия тукайлыларга 24 протокол төзегән

Санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия шәхси хуҗалыкларның торышын карап, тикшереп йөри. Административ хокук бозу Кодексының (КоАП) 3.6 (авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен, көнкүреш калдыкларын дөрес урнаштыру муниципаль кагыйдәләрен бозу) һәм 3.17 (өй яннарындагы яшел зоналарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына, этләр йөртү өчен каралган мәйданчыкларга, шулай...

Санитар икеайлык кысаларында Тукай районында административ комиссия шәхси хуҗалыкларның торышын карап, тикшереп йөри. Административ хокук бозу Кодексының (КоАП) 3.6 (авыл җирлекләре һәм шәһәр округларын төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен, көнкүреш калдыкларын дөрес урнаштыру муниципаль кагыйдәләрен бозу) һәм 3.17 (өй яннарындагы яшел зоналарга, балалар һәм спорт мәйданчыкларына, этләр йөртү өчен каралган мәйданчыкларга, шулай ук көнкүреш мәйданчыкларга транспорт чараларын кую) маддәләре нигезендә тукайлыларга инде 24 протокол төзелгән. Алар бүген хакимият бинасында административ комиссиядә каралачак һәм кагыйдә бозу өчен аларга 2000 сумнан алып штраф яный.

Административ комиссия авыл җирлекләре буйлап кичә дә үз эшен дәвам итте, шулай ук бүген дә, икенче атнага да әле авылларның торышын тикшереп йөриячәкләр.

Фото административ комиссия әгъзалары тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев