Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен...
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен иде.
Мөхтәрәм җәмәгать!
Бүген без догалар кылып якынлашып килүче олы бәйрәм: Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Барлык сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын, сугыш афəтен күргəн барлык кешелəрне Җиңү бəйрəме белəн чын күңелдəн тəбрик итəм. Аллаһ Раббыбыз барчабызга да хəерле гомерлəр биреп, калган гомерлəребезне сугыш афəтлəрен, бүтəн афəтлəрне күрмичə, саулык-тынычлык белəн, Аллаһ Тəгалəнең кушканнарын үтəп, тыйганнарыннан тыелып яшəүлəребезне Аллаһ Раббыбыз насыйп итсə иде.
Илебездә Бөек Ватан сугышы хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмаганга күрә, әлеге истәлекле көн илебез тарихында иң түрдәге урын алып тора. 1418 көн барган дәһшәтле сугыш еллары 27 миллион солдатның гомерен өзә, һәм аларның шактые мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, тынычлык һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: "Ватанны сөю -иманнандыр". Әнә шул сәбәпле олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие буларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фәтва чыгара: "Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярчәннәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъвәт кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз".
Рәсүлевнең әлеге фәтвасы Советлар Союзында яшәүче барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Мөрәҗәгать "Труд" газетында басылып чыгу мөселманнарның туплануына зур этәргеч ясый. Дин кардәшләребез Кызыл Армиянең җиңүенә әнә шулай итеп үз өлешләрен кертә.
Габдрахман Рәсүлевның тарихи мөрәҗәгәте хөкүмәтне һәм И.В.Сталинны мөселманнарның Ватанга тугры булуына инандыра. Бөек Ватан сугышы елларында дин кардәшләребез фронт өчен акча, кием, азык-төлек җыйган, мәхәлләләр аша дәүләт займы облигациясен тараткан, армияне корал, кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, яу кырында сугышкан һәм тылда эшләгән.
1943 елның 30 мартында "Известия" газетында Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең Сталинга адресланган телеграммасы басыла. Биредә ул түбәндәгене хәбәр итә: "Кызыл армия уңышларына куанып, шәхсән үземнән танклар ясау өчен 50 мең сум акча кертәм һәм барлык мөселманнарны танклар төзелешенә фида кылырга чакырам". Сталин мөфтигә җавап юллый: "Кызыл Армиянең бронетанк көчләрен кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем сәламемне һәм рәхмәтемне кабул итегез. И.Сталин". Шул рәвешле, мөфти Габдрахман Рәсүлев Бөек Ватан сугышы елларында тирән эз калдырган дин әһеле булып тарихта кала.
Күрәсез ки, Совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Гитлер СССРда яшәүче мөселманнарның хәленнән яхшы хәбардар була һәм аларның ризасызлыкларын советка каршы пропагандада кулланырга планлаштыра. Әмма Гитлерның өметләре тормышка ашмый. Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә менә нинди ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: "Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһыга да рәхмәтле түгел" (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи). Шуңа күрә без бүген һәр аяз көнебез өчен, тыныч тормышта укып, эшләп, балалар үстереп яши алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Шулай ук без тыныч, якты көннәр килсен өчен гомерләрен биргән герой солдатларның якты истәлеген саклау - безнең изге бурычыбыз ул. Арабызда яшәгән ветераннарны да, сугыш кырларында ятып калганнарны да яки фронтта алган яралардан гомерләре өзелгәннәрне дә хәтердән чыгармыйк. Алар - үзләреннән соң килгән буын киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар.
Адəм баласы бу дөньяга юкка гына килми. Аллаһ Раббыбыз Коръəни Кəримнең «Əл-Мүлк» («Патшалык») сүрəсендə əйтə:
- «Əллəзи халəкаль-мəүтə үəл-хəйəəтə лийəбелүүəкүм əййүкүм əхсəнү гəмəлəү үə һүүəл-гəзиизүл-гафүүүр» - Арагыздан кайсыгыз күркəмрəк гамəл кылганны сынап карау өчен үлем белəн тереклекне бар иттем, - ди (67:2). Аллаһ Раббыбыз безне шатлык белəн дə сыный, авырлык белəн дə сыный, кайгы-хəсрəтлəр белəн дə сыный. Шуны онытмасак иде: адәм баласына нинди генә авырлык, сынау килсә дә, ул аңа сабырлыгы белән каршы торырга тиеш. "Бәкара" сүрәсендә: «Һәм, әлбәттә, без сезне сынаячакбыз: курку һәм ачлык белән, маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән. (Сыналган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатландыр…» - диелә. Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Нинди генә сынау килсә дә без иң беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, сабыр итә белергә тиешбез. Авырлыклар килгәндә сабырлык күрсәтү - иң зур савап. Түземлек үрнәге булып, беренче чиратта, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынаулар җибәрсә дә, ул аларны күтәрә белә, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә ирешә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: «Адәм баласына сабырлыктан да зуррак байлык бирелмәде», - диелә.
Аллаһ Раббыбыз Коръəни Кəримнең «Əлү Гимран» («Гимран гаилəсе») сүрəсендə болай ди:
- «Əллəзиинə йүңфикуунə фии-ссəррааааи үə-ддарраааа и үəл-кəəзыимиинəл-гайза үəл-гəəфиинə гəниннəəсии үəллааһү йүхиббүл-мүхсииниин» - Шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчелəрне, ачуларын тыючыларны һəм кешелəрне гафу итүчелəрне - изгелек эшлəгəн кешелəрне, чынлап та, Аллаһ Тəгалə ярата (3:134). Минем каршымда булган вазифаларыгызны, бурычларыгызны кайгылы вакытта да, сөенечле вакытта да, шатлыклы вакытта да үтəгез һəм ачуыгызны эчкə алыгыз, ди.
Аллаһ Тəгалə җирлəрне, күклəрне - барысын да безнең өчен, безгə хезмəт итəр өчен яралтты. Без Җир йөзендə яшибез икəн, иң əүвəл Аллаһ Тəгалə каршында булган вазифаларны үтəргə тиеш. Ватан алдында да бурычларыбыз бар. Ата-ана да - тәкъдир, Ватан да - тəкъдир, туган җир дə - тəкъдир, берəү дə туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдə туган, шул җирне хөрмəт итəргə, яратырга һəм аңа куркыныч янаганда, гомерен дə җəллəмичə, туган җирне сакларга тиеш.
Безнең арабызда үзлəренең Ватан алдында изге вазифаларын үтəп кайткан бабаларыбыз яши. Аллаһ Тəгалə аларның шушы күргəн афəтлəрен, борчуларын, гөнаһларына кəффарəт итеп, җəннəткə керүлəренə сəбəпче итсə иде. Тагын да хəерле гомерлəр биреп, хəерле сəламəтлеклəр биреп, матур-матур, үрнəк бабайлар булып, балаларга үгет-нəсихəт бирə торган, Аллаһның кушканнарын үтəп, тыйганнарыннан тыелып яши торган бабайларның безнең араларыбызда озак яшəүлəрен Аллаһ Тəгалə насыйп итсə иде. Безнең яшьлəребез дə шушы бабайларыбыздан үрнəк алып, кирəк булса, дин өчен, Ватан өчен көрəшчелəр булып үссен иде.
Кадерле дин кардәшләр! Сезнең барыгызны да ихластан Җиңү көне белән котлыйбыз! Раббыбыз туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, һәм бәлаләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын. Аллаһы Тәгалә барыбызга да бәхет, сәламәтлек биреп, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен! Әмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев