3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Союз яшьләре хатирәләр белән уртаклашты
Шилнәбаш авылында комсомол оешуының 100 еллыгы уңаеннан хатирәләр көне узды. Мәдәният сараена төрле буын комсомол вәкилләре җыелган иде. Чарада шул чорда бик популяр булган җырлар яңгырады. Тамашачыларга комсомол тарихына багышланган кечкенә презентацион фильм күрсәтелде.
-
Наркоманиягә каршы комиссия утырышында мөһим мәсьәлә каралды
ТРның Министрлар Кабинетында наркоманиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшендә видеоконференция режимында һәр муниципалитет катнашты. Утырышны республиканың наркоманиягә каршы комиссиясе рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Утырыш барышында әлеге өлкәдә уздырылган профилактик эшчәнлек хакында Чистай районы хисап тотты. Шулай ук наркотик матдәләр кулланучыларны тернәкләндерү һәм җәмгыятькә яраклаштыру өлкәсендә хезмәт куючы...
-
Киләсе сан – 6 меңенче! Газетаның дусларын редакциядә көтәбез
«Якты юл»ның киләсе номеры 6 меңенче сан белән чыгачак. Бу - редакция коллективы һәм безнең укучыларыбыз өчен үзенә күрә бер юбилей датасы. Чөнки елына уртача 90нан артык сан бастырабыз, шулай булгач, мең белән исәпләнә торган номер моннан ким дигәндә 10 ел элек чыккан дигән сүз. Хөрмәтле абунәчеләребез, бәлки кемдәдер 5...
-
Бәйрәмнәре белән матур тормыш
Икмәк булса, җыр да була... Бик күптәнге, тирән мәгънә салынган бу гыйбарәне кемнәр генә белми икән? «Ярыш» хуҗалыгының Уңыш бәйрәмендә гөр килеп торган сәхнәне күргәч, бу канатлы сүзләр кабат искә төште. Тамак тук булганда гына җырлыйсы да, биисе, иҗат итәсе килә. Ярышлылылар исә быел әнә шулай бергәләшеп күңел ачарлык, саллы...
-
Бакчаларның капкалары ачык – кем тели, шул үтә
Бүгенге көндә террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләсе бик кискен тора, дип белдерде террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев. Районда балалар бакчалары, мәктәпләр, күпфатирлы йортларда бу җәһәттән тикшерүләр үткәрелгән һәм шактый гына җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, тикшерү вакытында Новотроицкое мәктәбендә капка йозаклы булса...
-
Калмия авыл җирлегендә яңа җитәкче
Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов эшеннән китү сәбәпле, авыл җирлегенә яңа җитәкче килде. Әлеге вазифаны Гөлназ Фәрхетдинова башкарачак. Гөлназ Фәритовна 1979 елгы, тумышы белән Күзкәй авылыннан. 2013 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Калмия авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары һәм әлеге уку елы...
-
РИФАТ ФӘТТАХОВ: "АЙСЫЛУ ГАБДИНОВА БЕЛӘН ЭШЛӘВЕМ - ИЛФАК ШИҺАПОВКА БУЛГАН МӨНӘСӘБӘТЕМ ДӘ, АҢА ИХТИРАМЫМ ДА"
Журналист, язучы, җырлар авторы Илфак Шиһапов гомеренең соңгы елында җырчы Айсылу Габдинова белән эшләде. Шушы бер ел эчендә Илфак Айсылуны күпмедер дәрәҗәдә халыкка танытты, концертларын оештырды. Ләкин алар нибары 1,5 ел эшләп өлгерде. Хәзер исә Айсылу Илфакның якын дусты, продюсер Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итә. Тарихта беренче тапкыр Рифат Фәттахов...
-
Бәйрәмнәргә рәхим итегез
6 ноябрь көнне 14 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына, шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае ачылуга 44 ел тулу уңаеннан кичә-концерт әзерли. Керү ирекле. Телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 6+
-
Кайчан тикшерү киләсен бердәм реестрдан белеп була
2015 елның июленнән дәүләт һәм муниципаль контроль вакытында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы федераль закон үз көченә кергән иде. Дәүләт күзәтчелеген башкарганда тикшерүләрнең бердәм реестры төзелә. Бу реестр федераль дәүләт мәгълүмат системасы буларак билгеләнә. Тикшерү турындагы мәгълүматны Интернет аша (proverki.gov.ru) белергә була. Анда тикшерүнең номеры, тикшерүче органның...
-
3 ноябрьгә һәм ял көннәренә Тукай районында һава торышына фараз
Бүген, 3 ноябрь көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Тукайлыларны көзге якты кояш нурлары да иркәләр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 0 градус, төнлә -4 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты синоптиклары фаразына караганда, иртәгә болытлы, бөрсекөнгә кояш. Температура -1 градустан +1 градуска кадәр.