Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе сан – 6 меңенче! Газетаның дусларын редакциядә көтәбез

«Якты юл»ның киләсе номеры 6 меңенче сан белән чыгачак. Бу - редакция коллективы һәм безнең укучыларыбыз өчен үзенә күрә бер юбилей датасы. Чөнки елына уртача 90нан артык сан бастырабыз, шулай булгач, мең белән исәпләнә торган номер моннан ким дигәндә 10 ел элек чыккан дигән сүз. Хөрмәтле абунәчеләребез, бәлки кемдәдер 5...

Район басмасын башыннан ук алдырып, 40 ел дәвамында аңа тугры калган райондашларыбызны газета битләрендә күрсәтү инде иҗат коллективының традициясенә керде. «Гомер буе укыдык, бәя артса да, барыбер газетага язылачакбыз», - диләр андый абунәчеләребез. Әлбәттә, яздыргансың икән, матбугатның үз вакытында килеп җитүе бик мөһим. Берәүнең дә көн хәбәрен бер атнадан соң укыйсы килми. Бу, иң беренче чиратта, почта хезмәткәрләренең үз эшләренә намус белән карауларыннан тора. Һәм язылу кампаниясенең ничек баруында да аларның роле зур. Калмия авылында бу яктан дәгъва белән мөрәҗәгать итүчеләр юк. Биредәге почта бүлекчәсе мөдире Сания Мәүлиеваны бик төгәл, үз эшен яхшы белүче, тәҗрибәле хезмәткәр дип бәялиләр җирлектә. Кул астындагы почтальоннарны да шуңа өйрәтә. «Хезмәткәрләре өчен тугры дус, һәр йортта көтеп алынган кунак. Яше-карты аны яратып, «Почтальон Саниябез» дип йөртә. Ерактан ук күреп исәнләшер, килгән матбугатның эчтәлеген сөйләп үк бирер», - ди аның турында китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Сания Мәүлиева почтада 37 ел эшли икән инде. һәм барысы да Калмия авылында, барысы да бүлекчә мөдире вазифасында! «37 ел элеккеге эш белән бүгенгесен чагыштырып та булмый. Ул вакытта без бары тик газета-журнал, хат, посылка тарату белән генә шөгыльләнә идек. Әлбәттә, алар бик күп, газета-журналлар сумкага сыймый, бәйрәмнәрдә открыткаларны араларга, посылкалар тутырырга өлгереп булмый иде. Почта безнең гаилә эшенә әйләнгән иде инде, отпускка да улым Фәнис белән кызым Гөлназ чыгара иде. Хәзер коммерция системасына әйләнеп барабыз, почтальоннарга сату, түләүләрне җыю эшләре дә йөкләнде», - ди Сания Заһитовна.

«Бүгенге Интернет чорында вакытлы матбугатка яздыру, әлбәттә, җиңел түгел. Ләкин почтальоннарыбыз һәр кампания саен бар тырышлыкларын куялар», - дип билгеләп үтә бүлекчә мөдире. Роза Таһирова ун еллап почта тарата, Гөлшат Тимербаева да, әлегә озак эшләмәсә дә, хезмәтен төгәл башкара. Бүген Калмия авыл җирлегендә барысы 98 данә «Якты юл» һәм «Светлый путь» газетасын алдыралар. Киләсе яртыеллыкка әлегә 33 абунәче бар. Сания Заһит кызы авылда иң күп газета-журнал яздыручыларны, шул исәптән «Якты юл»ны да чыга башлаган вакытыннан ук алдыручыларны билгеләп үтә. Мисал өчен, Рәйханә Кәрәмова, Саҗидә Асылмәрдәнова матбугатка язылу чоры башлануга ук почта бүлекчәсенә киләләр, ди ул. Язылу кампаниясендә районның имам-мөхтәсибе, шушы җирлектә яшәүче Җәүдәт хәзрәт Харрасовның саллы өлешен билгеләп үтә. Ул авылдашларын газета алырга чакырып кына калмый, яздыруда иганәчелек ярдәме дә күрсәтә.

Шулай итеп, бу юлы газетабызның әнә шундый дусларын - абунәчеләрме ул, басмабызны таратучылармы - басмабыз битләрендә күрсәтүдән тыш, редакциянең үзенә дә чакырырга булдык. Тарихны яңарту, газетаның бүгенге яшәеше турында сөйләшү һәм, ниһаять, бер очрашу бик тә кызыклы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев