Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчаларның капкалары ачык – кем тели, шул үтә

Бүгенге көндә террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләсе бик кискен тора, дип белдерде террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев. Районда балалар бакчалары, мәктәпләр, күпфатирлы йортларда бу җәһәттән тикшерүләр үткәрелгән һәм шактый гына җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, тикшерү вакытында Новотроицкое мәктәбендә капка йозаклы булса...

Бүгенге көндә террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләсе бик кискен тора, дип белдерде террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев.

Районда балалар бакчалары, мәктәпләр, күпфатирлы йортларда бу җәһәттән тикшерүләр үткәрелгән һәм шактый гына җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, тикшерү вакытында Новотроицкое мәктәбендә капка йозаклы булса да, бина ишеге ачык торган. Биредәге «Ромашка» балалар бакчасында каравылчы булмаган, финанс җитмәү аркасында ул штат кыскартылган. Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасында каравылчы капкаларның бөтенләй ябылмавын әйткән, чөнки моннан поселок халкының үтеп йөрүен белдергән. Түбән Суыксуның Яңа урамында 8, 9, 11нче йортларда подваллар йозакка бикләнмәгән. Бикләннең «Әллүки» балалар бакчасына тикшерүчеләр килгәндә бинаның ишеге ачык торган, вахтада берәү дә тормаган, кыскасы, кем керә, шуңа юл ачык булган. Тикшерүчеләр шулай ук Бәткедә берничә күпфатирлы йортта ачык подвалларга һәм түбәләргә тап булганнар. Калмаш урта мәктәбендә һәм «Ләйсән» балалар бакчасында каравылчылар үз урыннарында булмаган, сәбәбен алар үз эшләрем белән киткән идем дип аңлатканнар. Бер айдан, 15 октябрьдә, тикшергәндә Түбән Суыксу һәм Калмаш авылларындагы җитешсезлекләр бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев