Калмия авыл җирлегендә яңа җитәкче
Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов эшеннән китү сәбәпле, авыл җирлегенә яңа җитәкче килде. Әлеге вазифаны Гөлназ Фәрхетдинова башкарачак. Гөлназ Фәритовна 1979 елгы, тумышы белән Күзкәй авылыннан. 2013 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Калмия авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары һәм әлеге уку елы...
Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов эшеннән китү сәбәпле, авыл җирлегенә яңа җитәкче килде. Әлеге вазифаны Гөлназ Фәрхетдинова башкарачак.
Гөлназ Фәритовна 1979 елгы, тумышы белән Күзкәй авылыннан. 2013 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Калмия авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары һәм әлеге уку елы башыннан директор вазифаларын вакытлыча башкаручы булып эшләгән. Мәктәптәге эшчәнлеккә кадәр өч ел Калмия авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып хезмәт иткән. Кияүдә, ике бала тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев