Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркоманиягә каршы комиссия утырышында мөһим мәсьәлә каралды

ТРның Министрлар Кабинетында наркоманиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшендә видеоконференция режимында һәр муниципалитет катнашты. Утырышны республиканың наркоманиягә каршы комиссиясе рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Утырыш барышында әлеге өлкәдә уздырылган профилактик эшчәнлек хакында Чистай районы хисап тотты. Шулай ук наркотик матдәләр кулланучыларны тернәкләндерү һәм җәмгыятькә яраклаштыру өлкәсендә хезмәт куючы...

ТРның Министрлар Кабинетында наркоманиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның эшендә видеоконференция режимында һәр муниципалитет катнашты. Утырышны республиканың наркоманиягә каршы комиссиясе рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Утырыш барышында әлеге өлкәдә уздырылган профилактик эшчәнлек хакында Чистай районы хисап тотты. Шулай ук наркотик матдәләр кулланучыларны тернәкләндерү һәм җәмгыятькә яраклаштыру өлкәсендә хезмәт куючы оешмалар эшчәнлеге тәҗрибәсе дә каралды. «Профилактика һәм инициатива» иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Зарипов сөйләгәнчә, иректән мәхрүм ителгәннәр арасында алып барылган эшчәнлек аеруча әһәмияткә ия. Төрмәдә чакта наркотиклардан тыелып торганнар иреккә чыккач шул ук дуслар, шул ук мохиткә яңадан эләгә, болар өстенә тагын эшсезлек, үз-үзеңне файдасыз, кирәксез итеп тою да өстәлә. Шуңа күрә тоткыннар белән колонияләрдә генә түгел, ә иреккә чыккач та эшне һич туктатырга ярамый, дип билгеләп узды Альберт Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев