Бәйрәмнәре белән матур тормыш
Икмәк булса, җыр да була... Бик күптәнге, тирән мәгънә салынган бу гыйбарәне кемнәр генә белми икән? «Ярыш» хуҗалыгының Уңыш бәйрәмендә гөр килеп торган сәхнәне күргәч, бу канатлы сүзләр кабат искә төште. Тамак тук булганда гына җырлыйсы да, биисе, иҗат итәсе килә. Ярышлылылар исә быел әнә шулай бергәләшеп күңел ачарлык, саллы...
Күзкәй авылының мәдәният йортына керә-керешкә үк халык фойеда яшелчәләрдән эшләнгән искитмәле композицияләрдән торган күргәзмә янында туктала. Үз җиребездә үскән яшелчәләрдән нинди генә әкият геройларын, төрле җәнлекләрне ясап бетермәгәннәр! Кешенең уйлап табу сәләтенә, талантына хәйран каласың. Бәйрәмнең башланып китүе дә үзенчәлекле булды һәм ул күңелемә сары май булып ятты. Ни өченме? Заманча затлы итеп, килештереп киенгән ике әби (почта бүлеге башлыгы Альмира Ситдикова белән хуҗалык идарәсенең бухгалтерия хезмәткәре Фәнзилә Хәмәтова) сөйләшә-сәйләшә сәхнәгә килеп чыкты. Залга карап бер «әбинең» икенчесенә: «И-и, күр инде күпме халык җыелган, бәйрәм буласын кайдан белгәннәр микән?» - дип соравына икенчесе - кулына безнең «Якты юл» газетасын тотканы (элемтәче бәйрәм форсатын оста файдаланды): «Нигә, район газетасында белдерүе чыкты бит, Гөлфия авылдашларны чакырып язган иде. Бөтен яңалык шул газетада чыга бит», - дип сүз башлады. Карчык-корчыкның гадәте шул инде: тиз генә авылдагы бөтен яңалыкны «урып» чыктылар. Залдагылар рәхәтләнеп көлде. Ничек башланса, шулай бара бит ул - концерт матур кичә вәгъдә итә иде. Аны Илнур Мөсәвиров алып барды. Һәр концерт номеры алдынгы игенчеләргә, терлекчеләргә багышланды. Алып баручы хуҗалыкның нигезен тәшкил иткән, тырыш хезмәтләре белән аны алдынгылар рәтенә чыгарган һәр хезмәтчәннең исемен горурлык белән телгә алды. Һәм авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев белән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровны чакырды. Буй-сыннарына ук карап сокланырлык егетләребезнең халык алдына чыгып басар өчен йөзләре якты: авыл матур яши, төзек, чиста, ямьле. Хуҗалык, статусы үзгәрсә дә, заман давылларына бирешмәде, асылын югалтмыйча, бөтенлеген саклап калды, бер гаилә булып, бер максатка эшли. Быел игеннәрнең һәр гектарыннан 36,3 центнер уңыш җыеп алдылар, кышка терлек абзарлары яхшылап каралды, мең баштан артык терлеккә җитәрлек азык әзерләнде. Урып-җыю башлану белән пай җирләренә ашлык бирелде, «колхозчы»ларга хезмәт хаклары вакытында түләнә. Акрынлап техниканы да яңарталар. Урак өстендә эш ике смена итеп оештырылды. Бер генә кеше дә читтән чакырылмады. Инде ашлык җыелып урнаштырылды, техника чистартылып, кышкы саклауга куелды. Расим Мансурович боларны тәфсилләп сөйләп тормады. Залга җыелган авылдашларын җылы итеп бәйрәм белән котлады, төрле елларда хуҗалыкта көчен куйган ветераннарга, бүген тормыш дилбегәсен нык тотучыларга рәхмәтен җиткерде. Эдуард Рәкыйпович яшелчәләрдән әзерләнгән күргәзмәдә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.
Бәйрәмгә, элеккечә, мул итеп түләп, каладан җырчы чакырмаганнар, авылның мәдәният хезмәткәрләре Гөлнур Шәйхуллина белән Гөлфия Әхмәтҗанова тагын да отышлырак форсат тапканнар - районыбызның танылган җырчылары Мусабай-Завод, Иске Абдул, Яңа Бүләктән Сөмбел Зарипова, игезәк егетләр Илнур белән Ильмир Габидуллиннар, бертуган Назыйм белән Назыйр Гыймазетдиновларны чакырганнар. Күчтәнәчкә алып килгән гармун, курай моңнарын да, күңелгә хуш килгән җырларны да рәхәтләнеп тыңладык. Үзебезнең авыл җырчылары Дилүсә Мөбәракшина, Рәмилә Зыятдинова, Роза Асылмәрдәнова да бәйрәмгә иң матур җырларын әзерләгәннәр. Укучыларның бию ансамблен генә күр - теләсә кайсы зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык бит бу коллектив! Күңелләрне җилкендереп, ничә төрле бию күрсәттеләр!
Электән үк бер гадәтем бар: халык таралганда алар арасында әлеге чара турындагы фикерләрен тыңларга яратам. Берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләүләренә караганда, Уңыш бәйрәменә җыелган авылдашлар бүгенге кичәдән канәгать калган, күңел җылысы, рухи балкыш алып киттеләр. Ни әйтсәң дә, эш белән генә дә яшәп булмый, тулы канлы тормыш белән яшәү өчен бәйрәмнәр дә кирәк кешегә...
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев