Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Союз яшьләре хатирәләр белән уртаклашты

Шилнәбаш авылында комсомол оешуының 100 еллыгы уңаеннан хатирәләр көне узды. Мәдәният сараена төрле буын комсомол вәкилләре җыелган иде. Чарада шул чорда бик популяр булган җырлар яңгырады. Тамашачыларга комсомол тарихына багышланган кечкенә презентацион фильм күрсәтелде.

Авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева яшьләрнең Бөтенсоюз Ленин коммунистик берләшмәсе (ВЛКСМ) турында үзе дә сөйләде һәм авыл халкына да шушы темага викторинада катнашырга, хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова 80 елларда авылның һәм мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән вакытын искә төшерде. Комсомолга ничек һәм кемнәрне кабул итүләре, оешманың көндәлек эш-мәшәкатьләре турында сөйләде. Шулай ук үзендә сакланып калган комсомол билеты белән комсомол юлламасын да күрсәтте. Мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина исә Кукмарада эшләгән чорны искә төшерде. Ул оешманың район комитеты сәркатибе булган. Комсомолларның авылларда, район үзәгендә төрле чараларда актив катнашулары хакында бәян итте. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушковага бары ике ел гына комсомол булу тәтегән, соңыннан инде әлеге оешма эшләүдән туктаган, дип язалар безгә Шилнәбаш авылыннан.

Фото предоставлено работниками культуры села Шильнебаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев