3 февраль 2021 яңалыклары
-
«Йолдызлык»ның икенче туры
Районда уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең II сайлап алу туры үтте.
-
Утыргыч алмакчы булган
Районда мошенниклар кармагына эләгү очраклары кабатланып тора. Бу юлы Калмия авылында яшәүче 56 яшьлек ир-ат снегоход урындыгы сатып алам дип 8700 сум акчасын югалта. Җинаять эше ачылган, ләкин карак табылмаган. Бу турыда район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Гардеев хәбәр итә.
-
Биючеләрне барлыйлар
Район җирлегендә яшәүче балаларны бию сәнгатенә – хореографиягә җәлеп итү, яшь талантларны барлау һәм аларны үстерү максатында 2020 елда хореография коллективлары куйган биюләрне карау, үткән елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау һәм алдагы елга планнар белән уртаклашу, фикер алышу эше дәвам итә.
-
Көрәш буенча район беренчелеге
Көрәш буенча Тукай районы кубогына район беренчелеге үтте. Ул Түбән Суыксу авылының «Алга» универсаль спорт комплексында оештырылды. Ярышта 2005-2006нчы, 2007-2008нче елгы яшүсмер егетләр – 16 мәктәптән барысы 63 спортчы көч сынашты. Җиңүчеләр медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
Автобус йөрсен өчен пассажирлар кирәк
Безнең редакциягә Нефтебаза поселогында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар шәһәр белән поселок арасында йөрүче маршрут автобусының расписаниесеннән канәгать түгел. Ә пассажир йөртүчеләр-нең үз фикере – автобусларның йөрешен һәр кешенең теләгән графигына көйләп булмый. Бу чыннан да шулай – бер-ике кеше өчен генә маршрут ачарга мөмкин түгел, чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә зыянга гына эшләргә туры килә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең соравын җавапсыз калдыра алмадык – ике як белән дә сөйләшергә булдык. Бәлки пассажир ташучыларны да, халыкны да канәгать калдырып, маршрутны үзгәртү җае да табылыр?
-
Кайда сөт күп, кайда әз?
Бүгенге көндә район буенча тәүлеклек тулаем сөт күләме 85,6 тонна тәшкил итә. Бу бер сыерга 16,2 килограмм. Узган елның 1 феврале белән чагыштырганда тулаем савым 7100 килограммга арткан. Ул вакытта бер сыерга уртача 14,7 килограмм сөт савылган.
-
Бер проблема да читтә калмады
Районда халык җыеннары тәмамланды. Очрашулар 23 авыл җирлегендә һәм Иске Җирекле авылында аерым үтте. Җыеннарда халыктан кергән 153 сорау теркәлде. Алар нигездә, инфраструктура белән бәйле. Яңа участокларга газ кертү, үзәкләштерелгән су системасы, канализация мәсьәләләре, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, авылларда сукбай этләрне юкка чыгару турындагы сораулар һәр җыенда диярлек яңгырады. Авылларда почтальоннар җитмәү – көн кадагындагы мәсьәлә. Халык теленнән бу проблема да читтә калмады.
-
Янгын куркынычсызлыгы
Бер ай эчендә район территориясендә 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак пунктларда ут чыгуның төп сәбәбе – электрүткәргечләрнең, мичләрнең төзек булмавы.
-
Чираттан тыш утырыш
Район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссия-сенең чираттагы утырышы үтте.
-
Февраль аена намаз вакытлары
Февраль аена намаз вакытлары