Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер проблема да читтә калмады 

Районда халык җыеннары тәмамланды. Очрашулар 23 авыл җирлегендә һәм Иске Җирекле авылында аерым үтте. Җыеннарда халыктан кергән 153 сорау теркәлде. Алар нигездә, инфраструктура белән бәйле. Яңа участокларга газ кертү, үзәкләштерелгән су системасы, канализация мәсьәләләре, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, авылларда сукбай этләрне юкка чыгару турындагы сораулар һәр җыенда диярлек яңгырады. Авылларда почтальоннар җитмәү – көн кадагындагы мәсьәлә. Халык теленнән бу проблема да читтә калмады. 

Барлык сораулар җи-тәкчелек контроленә алынды. Алар район советы утырышында депутатлар каравына тәкъдим ителәчәк һәм үтәлү сроклары билгеләнәчәк. 
Авыл җыеннарының соңгылары Мәләкәс һәм Иске Җирекле авылларында узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.
Юрий Васильев Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы булып күптән түгел эшли. Моңа кадәр ул Мәләкәс мәктәбендә укытучы, аннары ел ярым Иштирәк мәктәбендә директорлык итте. Җыелышка Иштирәк мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Илһамия Закирова килгән иде. Ул үз коллективы исеменнән Юрий Павловичка рәхмәт хаты тапшырды һәм яңа эшендә уңышлар теләде. 
Район башлыгы Фаил Камаев та нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышануын белдерде. Ул, шушы авыл җирлегеннән сайланган район советы депутаты буларак, Мәләкәс басуларының торышына тукталды, аларны тәртипле итеп күрәсе килүен әйтте. 
– Әйдәгез, матур авыл хуҗалыгы җирләре булдырыйк әле. Мәләкәс басуларын гөрләтеп эшләтергә кирәк! Сез пай җирләреннән дөрес файдаланырга, югары уңыш алырга тиешсез, – диде Фаил Камаев, районның уңышлы эшләп килүче фермерларын үрнәк итеп күрсәтеп. Авыл хуҗалыгында грантлар алу, дәүләт программаларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. 
Мәләкәслеләрне күп-тәннән борчый торган проблема – чиркәү төзе-леше. 
– Безнең җирлектә чиркәү кайчан булыр икән? Унбиш елдан артык төзелә инде ул. Быел ниндидер металл конструкцияләр кайтарттылар. Төзелешне берәр ничек тизләтеп булмыймы соң? Безнең җирлектә керәшеннәр яши бит, – дип Василий Борисов халык гозерен белдерде. 
Район башлыгы бюджетта чиркәү һәм мәчет төзелешләренә акча каралмаганлыгын белдерде. Ул спонсорлар табарга, бу мәсьәләне контрольгә алырга һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Аннары җыен Иске Җиреклегә күчте. Әлеге поселокта юкка гына аерым очрашу уздырылмый. Бу – көннән-көн үсеп баручы җирле пункт. Халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру максатыннан биредә бик күп эшләр башкарылды, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр дә кимеми. Шуңа күрә халыкның район җитәкчелегенә сораулары да күп җыелган иде.
Наталия Овсянникова, мәсәлән, Чаллыдагы шәһәр яны автобуслары тукталышындагы павильонны тимер юл күпере территориясеннән элеккеге ит комбинаты янынарак күчерүне сорый. 
– Шушы проблема турында дүрт ел сөйлим инде, кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем. Ничек итеп балаңны күпер астында калдырмак кирәк? Сукбайлар урыны бит ул. Зинһар, шушы мәсьәләне хәл итегез инде, ишетегез безнең гозерне! – дип өзгәләнә Наталия Петровна. Аңа каршы район башлыгы:
– Тукталыш павильоны урнаштырырбыз, шәһәр җитәкчелегенә чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итәрбез, – дип ышандырды.
Тукталыш павильоннары булмаудан Гөлнур Ризатдинова да зарланды. Авылда җәяүлегә автобус тукталышына барып җитү өчен бер чакрым ара үтәргә кирәк, диде ул. Ә Марианна Колесова автобус рейсларының аралары 1,5-2,5 сәгать булудан канәгать түгел икән, ул автобусларның ешрак йөрүен тели.
Илсөяр Нурлыева җыелышта почта хезмәте проблемасын күтәрде. 
– Ай саен бер үк проблема туа да тора: безнең пенсионерлар үз квитанцияләрен таба алмыйлар. Яшьрәкләр түләүләрен «Госуслуги» аша түли, ә өлкәннәргә нишләргә? – ди ул. 
Җирлек башлыгы Юрий Васильев, әлбәттә, проблеманы белә. 
– Бүгенге көндә без-нең максат – почта хезмәткәрләре табу, – дип җавап бирде ул. – Безнең өч вакансия бар: почта башлыгы һәм ике почта хезмәткәре кирәк. Кызганычка каршы, эшкә килергә теләүче юк, чөнки хезмәт хакы түбән, ә җаваплылыгы, таләпләре зур. Без бу юнәлештә эшлибез.
Мәләкәс авыл җир-легендә яшәүчеләр җыелышта тагын газ үткәрү, урамнарны яктырту, юлларны кардан чистарту, кыргый этләрдән һәм төлкеләрдән саклану мәсьәләләрен күтәрделәр. Барлык сорауларына да белгечләрдән җаваплар алдылар. 
Юрий Васильевны Иштирәк мәктәбе коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. / Зөһрә Вәлитова фотосы.
Иске Җирекле халкының район җитәкчелегенә сораулары күп. 
/ Зөһрә Вәлитова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев